А бер төрдән булган затларның, предметларның берсенә генә бирелгән


с. 1 с. 2
Аңлатма язуы
Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен төзелгән программага нигезләнеп тәкдим ителгән тестлар җыелмасы һәм дәрестә файдалану өчен ( сүзләргә морфологик анализ ясау, сүзләрне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү өчен китерелә) текстлар, аерым җөмләләр бирелде.

Тестлар татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче, 6 нчы сый-ныфлары өчен чыгарылган дәреслекләр (“Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел) һәм татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа (“Мәга-риф” нәшрияты, 2003 ел) таянып төзелде.

Әгәр шушы тест һәм текстлар җыелмасы ярдәмендә укучыларны бер-дәм республика имтиханына әзерлегенә ирешелсә, автор үз алдына куйган максатларына ирешкән дип уйлар иде.

Автор.

5 нче сыйныф
Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.

МОРФОЛОГИЯ ҺӘМ ОРФОГРАФИЯ

Исем
1. Исем нәрсәне белдерә?
а) зат яки предметны;

ә) предметның билгесен;

б) эш яки хәлне.
2. Уртаклык исемгә бирелгән дөрес билгеләмәне тап.
а) бер төрдән булган затларның, предметларның берсенә генә бирелгән исем;

ә) бер төрдән булган затларны, предметларны белдергән исемнәр.
3. Исемнәр ...
а) берлектә генә килә алалар;

ә) күплектә генә килә алалар;

б) берлек һәм күплек санда киләләр.
4. Исемнәр нәрсә белән төрләнәләр?
а) килеш, сан, тартым;

ә) заман, зат-сан;

б) төрләнми.


Фигыль
1. Фигыль нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен;

ә) зат яки предметны;

б) эшне, хәрәкәтне, хәл-торышны.
2. Фигыльнең сораулары... –
а) кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? һ.б.

ә) нинди? кайсы?

б) нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишлиячәк?
3. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?
а) 3; ә) 4; б) 2
4. Бирелгән фигыльләр нинди заманда килгән?

Барды, кайткан, үтте, ятты, үскән, башлаган, яшәде.
а) киләчәк заман;

ә) хәзерге заман;

б) үткән заман.
5. Бирелгән фигыльләрнең заманнары дөрес күрсәтел-гән җавапны тап.
а) йөгерде- үткән заман; утыра- хәзерге заман; кайтыр- киләчәк заман;

ә) укый- үткән заман; барды- киләчәк заман; торачак- хәзерге заман;

б) алачак- хәзерге заман; эшләде- киләчәк заман; ашый- үткән заман.

Алмашлык
1. Алмашлыклар...
а) башка сүз төркемнәрен алмаштырып килә;

ә) башка сүз төркемнәрен алыштырып килми;

б) башка сүз төркемнәрен турыдан-туры белдерә.
2. Зат алмашлыкларына бирелгән тулы билгеләмәне ачыкла.
а) алар затларны һәм предметларны алыштыралар, берлек яки күплек санда булалар, килеш белән төрләнәләр;

ә) алар затларны һәм предметларны алыштыралар, берлек яки күплек санда булалар, килеш белән төрләнәләр, ия яки тәмамлык булалар;

б) алар затларны һәм предметларны алыштыралар, берлек яки күплек санда булалар, килеш белән төрләнәләр, ия яки тәмамлык булалар, тар-тым белән төрләнмиләр.
3. Зат алмашлыкларына дөрес билгеләмә бирелгән җавапны тап.
а) мин – сөйләүчене, син – тыңлаучыны, ул - сөйләшүдә катнашмаган затны яки предметны белдерә;

ә) мин – тыңлаучыны, син- сөйләшүдә катнашмаган затны яки пред-метны, ул – сөйләүчене белдерә.

б) син- сөйләүчене, мин – сөйләшүдә катнашмаган затны яки предметны белдерә, ул – тыңлаучыны.

СИНТАКСИС ҺӘМ ПУНКТУАЦИЯ

Сүзтезмә
1. Сүзтезмәгә дөрес бирелгән билгеләмәне тап.
а) сүзтезмә бер әйберне, эш яки хәлне башка шуңа охшаш әйберләрдән аерып, төгәлрәк итеп атый;

ә) сүзтезмә бер әйберне, эш яки хәлне ияртүче сүздән сорау куеп билге-ләнә.

б) сүзтезмә бер әйберне, эш яки хәлне башка шуңа охшаш әйберләрдән аерып, төгәлрәк итеп атый, сүзтезмә ике өлештән тора: әйберне, затны, эшне һ.б. турыдан-туры атаган ияртүче һәм аны ачыклап, төгәлләп килгән иярүче сүздән.
2. Ияртүче һәм иярүче сүзне дөрес билгеләгән җавапны табарга.
а) кызыл алма – кызыл (иярүче сүз), алма (ияртүче сүз);

ә) минем китабым – минем (ияртүче сүз), китабым (иярүче сүз).
3. Синтаксиска бирелгән дөрес билгеләмәне ачыкла.
а) тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре;

ә) тел белеменең синтаксис бүлегендә сөйләм төзелеше өйрәнелә;

б) синтаксиста сүз төркемнәрен өйрәнәләр.
4. Пунктуациягә бирелгән дөрес билгеләмәне тап.
а) пунктуация – тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре;

ә) пунктуация бүлегендә сөйләм төзелешен өйрәнәләр;

б) пунктуация бүлегендә дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнәләр.
Җөмлә
1. Җөмләгә бирелгән тулы билгеләмәне табарга.
а) җөмлә тәмамланган уй-фикерне белдерә;

ә) җөмлә тәмамланган уй-фикерне, сорауны яки өндәүне, боеруны хәбәр иткән сүз яки сүзләрдән төзелә;

б) Җөмлә тәмамланган уй-фикерне, сорауны, өндәүне яки боеруны хәбәр иткән сүз яки сүзләрдән төзелә, ул интонация ягыннан тәмамланган бу-ла. Һәр җөмләдәге беренче сүз баш хәрефтән языла, җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгесе куела.
2. Бирелгән мисалларның кайсысын җөмлә дип атап булыр икән?
а) кыш, кар, ява, урам;

ә) кышын ява, урамда ява;

б) Кышын урамда кар ява.
3. Бирелгән мисаллардан гади җөмләне күрсәт.
а) кояш чыкты, көн җылынды;

ә) балалар җәйнең рәхәтен күрергә теләделәр;

б) кич җитте, күктә ай күренде, йолдызлар җемелдәште.


4. Бирелгән мисаллардан кушма җөмләлесен аерып күрсәт.
а) март ае җитте, беренче кошлар кайта башлады;

ә) көн бүген шундый нык кыздыра;

б) урамдагы балалар чыр-чу киләләр иде.
5. Әйтү максаты ягыннан җөмләләр ничә төргә бүленәләр?
а) 4; ә) 2; б) 3.
6. Хикәя җөмләгә бирелгән дөрес билгеләмәне тап.
а) нинди дә булса эш, хәл, күренеш турындагы уй-фикерне хәбәр иткән җөмләләр хикәя җөмлә дип атала.

ә) боеруны белдергән җөмләләр хикәя җөмләләр дип йөртәләр;

б) сорауны белдергән җөмләләр хикәя җөмлә дип йөртелә.

Җөмлә кисәкләре
1. Җөмлә кисәкләре ничә төркемгә бүленәләр?
а) 3; ә) 5; б) 2.
2. Кайсылары җөмләнең баш кисәкләренә керә?
а) ия, хәбәр;

ә) ия, хәл, хәбәр;

б) хәбәр, аергыч, ия.
3. Иягә тулы билгеләмә бирелгән җавапны тап.
а) җөмләдә баш килештә килә;

ә) җөмләдә баш килештә килеп, кем? яки нәрсә? сорауларына җавап бирә;

б) җөмләдә баш килештә килеп, кем? яки нәрсә? сорауларына җавап бирә торган һәм аның турында берәр яңалык хәбәр ителгән җөмлә кисәге ия дип атала. Ия, башлыча, исемнәр белдерелә.

4. Ияне җөмлә эчендә ничек билгелибез?
а) ике сызык сызабыз;

ә) дулкынлы сызык сызабыз;

б) бер сызык сызабыз.
5. Ияне дөрес билгеләгән җөмләне күрсәт.
а) Казан – Татарстанның башкаласы;

ә) Татарстан мул сулы елгаларга бай;

б) Казан шәһәрендә Сөембикә манарасы бар.
6. Хәбәргә бирелгән иң тулы билгеләмәне ачыкла.
а) ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр дип атала. Хәбәр нишли? нишләгән? нишләр? ул кем? ул нәрсә? һ.б. сорауларга җавап бирә. Ул, гадәттә, фигыльләр белдерелә. Башка сүз төркемнәре дә хәбәр булып килә алалар.

ә) ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге;

б) ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр дип атала. Ул, гадәттә, фигыльләр белән белдерелә.
7. Хәбәрне җөмлә эчендә ничек билгелибез?
а) ике катлы дулкынлы сызык сызабыз;

ә) бер сызык сызабыз;

б) ике сызык сызабыз.
8. Бирелгән җөмләдәге хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?
Сабантуй бәйрәме безнең төбәккә дә килеп җитте.
а) фигыль сүз төркеме белән;

ә) исем сүз төркеме;

б) сыйфат сүз төркеме белән.
9. Хәбәре дөрес күрсәтелгән мисалны ачыклагыз.
а) кышкы аяз төннәрдә йолдызлар күбрәк күренә;

ә) Г. Тукай 1886 нчы елда туган;

б) миңа авылда яшәү бик ошый.
10. Аергычга бирелгән иң тулы билгеләмәне тап.
а) аергыч – предметның билгесен белдерә;

ә) аергыч – предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк. Ул, гадәттә, сыйфат һәм исем белән белдерелә. Башка сүз төркемнәре дә аергыч булып килә ала.

б) аергыч – предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? кебек сорауларына җавап бирә торган иярчен кисәк.
11. Аергычны җөмлә эчендә ничек билгелибез?
а) бер сызык сызабыз;

ә) ике сызык сызабыз;

б) дулкынлы сызык сызабыз.
12. Аергычы булган җөмләне ачыклагыз.
а) яз җитте, табигать кабат яшеллеккә күмелде;

ә) мин яшел алмаларны ныграк яратып ашыйм;

б) театр һәм музейларга йөрү – иң кызыклы шөгыль.
13. Аергычны дөрес билгеләгән җөмләне табарга.
а) тау башына салынгандыр безнең авыл...

ә) күктә алсу болытлар йөзә;

б) яшел төсне мин аеруча яратам.
14. Тәмамлыкка бирелгән иң тулы билгеләмәне тап.
а) тәмамлык – предметны, затны белдереп, кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк. Ул исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелә.

ә) тәмамлык - предметны, затны белдерә;

б) тәмамлык – предметны, затны белдереп, кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк.

15. Тәмамлыкка ничек сызабыз?
а) ике сызык сызыла;

ә) өзек сызыклар (пунктир) сызыла;

б) дулкынлы сызыклы сызык сызыла.
16. Тәмамлыгы дөрес билгеләнгән җөмләне табыгыз.
а) Айгөл гөлләр үстерергә ярата;

ә) мин үз авылымны яратамын;

б) күп телләрне белү – бик файдалы.
17. Тәмамлыгы булмаган җөмләне табыгыз.
а) аларның йорты каршында гына трамвай туктый;

ә) әби безгә чәй эчертте;

б) тавык көн дә кыткылдый-кыткылдый йомырка сала.

18. Хәлгә иң тулы билгеләмәне тап.
а) хәл – эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын һ.б. белдерә;

ә) хәл – эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын һ.б. белдереп, кайда? кайчан? ни өчен кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк;

б) хәл – эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын һ.б. белдереп, кайда? кайчан? ни өчен? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк. Хәлләр, гадәттә, рәвеш, исем һәм фигыльләр белән белдереләләр. Башка сүз төркемнәре дә хәл булып килә ала.
19. Хәлне җөмлә эчендә ничек билгелибез?
а) дулкынлы сызык сызабыз;

ә) бер сызык сызабыз;

б) сызык- нокта- сызык сызыла.
20. Хәл булган җөмләне табыгыз.
а) Каенсар артындагы каенлыкка кара каргалар оя ясаганнар;

ә) Казан – укучы яшьләр шәһәре;

б) көчле давыл булса, сыерчыклар оясына зыян салыныр.
Фонетика һәм орфоэпия

1. Фонетика...-
а) авазларны өйрәнүче тел белеменең бер өлкәсе ;

ә) хәрефләрне өйрәнүче өлкә;

б) сүз төркемнәрен өйрәнүче өлкә.
2. Орфоэпия...-
а) дөрес язу кагыйдәләре җыелмасы;

ә) сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтүче өлкә;

б) җөмлә төзелешен өйрәнүче өлкә.
3. Авазлар ничек белдерелә?
а) язма сөйләмдә авазлар хәрефләр белән белдерелә;

ә) язма сөйләмдә авазлар саннар белән белдерелә;

б) язма сөйләмдә авазлар берничек тә белдерелми.
4. Сөйләм органнары дөрес күрсәтелгән җавапны табыгыз.
а) ашказаны, үпкәләр, тын юлы, бугаз, тавыш ярылары, авыз куышлыгы, тел, иреннәр, тешләр, борын куышлыгы, каты аңкау, йомшак аңкау һәм кече тел;

ә) ашказаны, куллар, аяклар, үпкәләр, тын юлы, бугаз, тавыш ярылары, авыз куышлыгы, тел, иреннәр, тешләр, борын куышлыгы, каты һәм йомшак аңкау, кече тел;

б) үпкәләр, тын юлы, бугаз һәм бугаз эчендәге тавыш ярылары, авыз куышлыгы, тел, иреннәр, тешләр, борын куышлыгы, каты аңкау, йомшак аңкау һәм кече тел.
5. Сузык авазлар... –
а) тавыштан гына торалар;

ә) тавыш һәм шаудан торалар;

б) шаудан гына торалар.


6. Тартык авазлар...-
а) тавыштан һәм шаудан яки шаудан гына торалар;

ә) тавыштан гына торалар;

б) шаудан гына торалар.
7. Татар телендә ничә сузык аваз бар?
а) 10; ә) 12; б) 9.
8. Дифтонг... –
а) бер иҗектә янәшә килгән ике сузык кушылмасы;

ә) бер иҗектә янәшә килгән ике тартык кушылмасы;

б) бер иҗектә янәшә килгән сузык һәм тартык аваз кушылмасы.
9. Дифтонг булган мисаллар табыгыз.
а) колач, таш, кылыч, калай;

ә) кияү, келәү, ау, тау;

б) аш, тамаша, кызыл, китап.
10. Сингармонизмга дөрес бирелгән билгеләмәне тап.
а) тартыкларның үзара охшашланулары;

ә) сузыкларның үзара охшашлануы;

б) сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары .
11. Сингармонизмның икенче төренә дөрес бирелгән билгеләмәне ачыкла.
а) сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешле ирен сузыклары {о}, {ө} килсә, калган иҗекләрдәге {ы}, {э} авазлары алар йогынтысында иренләшәләр;

ә) әйтелеш белән язылыш туры килмәгән очрак;

б) сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешле ирен сузыклары {о}, {ө} килсә, калган иҗекләрдәге {ы}, {э} авазлары алар йогынтысында иренләшәләр. Сингармонизмның бу төре бары тик {о}, {ө}, {ы}, {э} авазларына гына кагыла һәм язуда чагылыш тапмый.

12. Тартык авазлар ничә төргә бүленәләр?
а) 4; ә) 3; б) 2.
13. Тартык авазлар нәрсәдән чыгып төрләргә бүленәләр?
а) әйткәндә тавыш катнашуыннан чыгып;

ә) әйткәндә тавыш һәм шауның катнашуыннан чыгып;

б) әйткәндә шауның катнашыннан чыгып.
14. Сөйләмдә тартыкларның ничә төрле үзгәреше күзәтелә?
а) ике; ә) өч; б) биш.
15.Иҗеккә дөрес бирелгән билгеләмәне тап.
а) әйтелешнең иң кечкенә кисәге. Һәр иҗек бер сузык авазга нигезләнә;

ә) әйтелешнең иң озын кисәге;

б) язылыштагы иң кечкенә кисәге.
16. Иҗекләр ничә төркемгә бүленәләр?
а) 4; ә) 3; б) 2.
17. Сузык аваздан гына торган яки сузык авазга тәмамланган иҗекләр ...
а) ябык иҗекләр дип атала;

ә) йомык иҗекләр дип атала;

б) ачык иҗекләр дип атала.
18. Бирелгән сүзләрне юлдан юлга дөрес күчерелгән җавапны табарга.
а) ки-лешенгән, һава-ларда, кыз-гылт;

ә) ка-йвакыт, а-сылташ, калач-ак;

б) күлл-әвек, төнбое-к, җид-ешәр.

19. Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүленгән очракны билгеләгез.
а) көнб-атыш, карал-ама, кат-ышу;

ә) гү-зәл-лек, кат-наш-ма; кал-дыр-мый;

б) ое-шма, милл-ион, юг-ары-га.
20. Басымы дөрес күрсәтелгән сүзләрне билгелә.
а) калаларда`, алдыла`р, сәхнә`, миләштә`;

ә) бара`лармы, ка`йтмадылар, ку`шымчаларны;

б) күргәнче`, йө`зделәр, көнья`к, анды`й.
21. Интонациягә дөрес билгеләмә бирелгән җавапны тап.
а) сөйләгәндә, тавышның төрлечә хәрәкәт итүе;

ә) күп иҗекле сүзләрдә иҗекләр бертөрле әйтелмиләр, аларның берсе, башкаларыннан аерылып, көчлерәк әйтелүе;

б) сүзне юлдан юлга иҗекләргә бүленүне.
22. Интонациянең төп өлешләрен дөрес күрсәткән җавапны табарга.
а) фраза басымы, пауза, логик басым;

ә) фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы;

б) фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы, сөйләм көе.
23. Үзенең көенә карап интонация ничә төргә бүленә?
а) 5; ә) 3; б) 2.
24. Сөйләм көенә карап, интонация ничә төргә бүленә?
а) 4; ә) 6; б) 5.


Графика һәм орфография

1. Алфавитка дөрес бирелгән билгеләмәне табыгыз.
а) Авазлар җыелмасы;

ә) язуда кулланыла торган хәрефләрнең кабул ителгән тәртиптәге җыелмасы;

б) аваз һәм хәрефләр җыелмасы.
2. Татар теленә генә хас хәрефләр җыелмасы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
а) ә, ө, ү, җ. ң, һ;

ә) а, ә, х, ө, ү, ю;

б) у, а, к, л, ы, д.
3. Татар алфавитында ничә хәреф бар?
а) 40; ә) 39; б) 38.
4. Берничә авазга билге булган хәрефләр ничәү?
а) 7; ә) 6; б) 4.
5. Хәрефләр арасында ике авазны белдерүчеләрне күрсәткән дөрес рәтне ачыкла.
а) в, р, ң;

ә) в, г, к ;

б) н, ш, г.


Лексикология һәм сөйләм культурасы

1. Лексикологиягә дөрес бирелгән билгеләмәне тап.
а) телнең лексикасын өйрәнә торган фән;

ә) телнең килеп чыгышын өйрәнә торган фән;

б) авазларның ясалу урыннарын өйрәнә торган фән.


2. Омонимга дөрес бирелгән билгеләмәне тап.
а) әйтелешләре һәм язылышлары бер үк сүзләр;

ә) әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр;

б) капма-каршы мәгънәле сүзләр.
3. Синонимга дөрес бирелгән билгеләмәне тап.
а) язылышлары һәм әйтелешләре төрле булган, әмма мәгънәләре бер үк булган сүзләр;

ә) әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр;

б) капма-каршы мәгънәле сүзләр.
4. Антонимга дөрес бирелгән аңлатманы тап.
а) капма-каршы мәгънәле сүз;

ә) мәгънәдәш сүз;

б) язылышы һәм әйтелеше төрле булган сүз.
5. Фразеолгик әйтелмәгә тулырак аңлатманы тап.
а) үзара тыгыз бәйләнгән берничә сүз;

ә) үзара тыгыз бәйләнгән берничә сүзле төзелмә;

б) ике яки берничә сүздән төзелгән һәм бер күчерелмә мәгънәне белдерә торган сүзтезмә. Алар сөйләмне җанландыралар, матур әдәбиятта сурәтләү чарасы буларак кулланылалар. Алар бербөтен мәгънә белдерәләр.


6. Бирелгән мисаллардан антоним булганын тап.
а) Узса да гомрем яртысы

Синнән гел аерым минем.

Тик бергә булды һаман да

Шатлыгым, кайгым минем. (С. Хәким)
ә) Никадәрле матур булмасыннар,

Гүзәл булмасыннар чәчкәләр,

Чәчәкләр дә күтәрелеп карый,

Исемнәре белән дәшсәләр. (С. Хәким)

б) Бураннар басылды,

Басылды, күк ачылды,-

Бигрәк зәңгәр икән күк,

Зәңгәр синең күзләр күк. (Ш. Галиев)
7. Синоним булган мисалны тап.
а) Үрләреңне менгәч, туган ягым,

Рәшәң белән битем юдың;

Һәрвакытта бергә уртаклаштың,

Уртаклаштың барын-югын син. (С. Хәким)
ә) - Ике бабамны беләм... – дим.

- Мәгълүматларың тар, их, - ди, -

Бабаңнарда – ил язмышы,

Алар үзе тарих, - ди. (Ш. Галиев)
б) Таш өстендә таш калмады, агач затыннан агач калмады, куаклар калмады – һәммәсе янды, көйде, кара күмергә әйләнде. (Г. Бәширов)
8. Омоним булган мисалны тап.
а) Яшьлек шул дулкын шикелле

Узар, үтәчәк икән;

Яшьлек дип алдандым, алда

Бары күк чәчәк икән. (С. Хәким)
ә) Бу серләр аны кайчак шатландыра, сөендерә, канатландыра, ә кайчак куркыта иде.
б) Ул баш әйтә: Син вагоннан төш хәзер,

Бик якынлашты кирәкле төш хәзер. (Г. Тукай)
Сүз ясалышы. Сөйләм культурасы

1. Ясалышы буенча...
а) тамыр һәм ясалма сүзләр була;

ә) тамыр сүзләр генә була;

б) ясалма сүзләр генә була.
2. Тамырдаш сүзләр булган рәтне ачыкла.
а) ал, алма, алмагач;

ә) авылдаш, авыл, авылдашлар;

б) күк, күгелҗем, күп.
3. Сүзнең мәгънәле кисәкләре тулы бирелгән рәтне ачыкла.
а) тамыр, нигез;

ә) тамыр, кушымчалар;

б) тамыр, нигез, кушымчалар.
4. Тамырга тулырак бирелгән аңлатманы билгелә.
а) тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә һәм сөйләмдә аерым да кулланыла ала торган кисәк. Ул сүздәге лек-сик мәгнәненең төп өлешен белдерә.

ә) тамыр- сүзнең төп мәгънәсен белдерә;

б) тамыр – сүзнең мәгънәсен белдерә һәм сөйләмдә аерым да кулланыла ала торган кисәк.
5. Тамыры дөрес бирелгән мисаллар рәтен күрсәт.
а) матур-лык, ур-ак, ике-шәр;

ә) авылдаш-ларга, тимерчелек-тә, кызылрак-ларын;

б) күтә-релде, югарыда-гы, вакытсыз-рак.
6. Сүз ясалышы ысулларын тулырак бирелгән рәтне билгелә.
а) сүз ясагыч кушымча ялгану, сүзләр кушылу;

ә) сүз ясагыч кушымча ялгану, сүзләр кушылу, фонетик ысул;

б) сүз ясагыч кушымча ялгану, сүзләрне кушылу, фоне-тик ысул, сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү, сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү, сүзләрне кыскарту.


7. Сүз ясагыч кушымча ысулы белән ясалган мисаллар рәтен билгеләргә.
а) газаплы, урак, эшчән, гүзәллек;

ә) аккош, саубуллашу, көнбатыш;

б) бер-ике, аклы-сарылы, сөйли-сөйли;
8. Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган мисаллар рәтен тап.
а) кичә (узды)- кичә (вакыт мәгънәсендә); ай (күк җисеме)- ай ( вакыт берәмлеге);

ә) кынчыгыш, Илшат, кушучлап;

б) ТР, райком, драмтүгәрәк.

6 НЧЫ СЫЙНЫФ

Морфология

1. Сүз төркеме төшенчәсенә бирелгән дөрес билгеләмәне тап.
а) мәгнәләре, грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр;

ә) мәгнәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышлары буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр;

б) грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр.
2. Татар телендә ничә сүз төркеме бар?
а) 10; ә) 12; б) 13.
3. Сүз төркемнәре ничә төркемгә бүленәләр?
а) өч; ә) биш; б) дүрт.
3. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен дөрес билгеләнгән рәтне тап.
а) исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыл, аваз ияртемнәре, ымлык;

ә) исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыл, аваз ияртемнәре;

б) бәйлек, теркәгеч, хәбәрлек сүзләр, ымлык, кисәкчә, модал сүз.
Исем
1. Исем...-
а) предметны белдерә торган сүз төркеме.

ә) предмет һәм затларны белдерә тоган сүз төркеме.

б) предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Ул кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә. Исем килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә.

2. Исемнәрнең санын дөрес билгеләгән рәтен табарга.
а) китаплар- берлек сан; кояш-күплек сан; парта-берлек сан;

ә) кеше-берлек сан; гөлләр- күплек сан; сыерчык-берлек сан;

б) гөмбәләр- күплек сан; җир- берлек сан; кашык-күплек сан.
3. Исемнәрнең килеше дөрес билгеләгән җөмләне ачыкла.
а) ботакка (юнәлеш килеше) гөмбәләр (баш килеш) дә кадыйлар;

ә) көзне (чыгыш килеше) аюлар (төшем килеше) да сизгән;

б) күләгәдә (баш килеш) эре чык бөртекләре (иялек килеше) кибә алмый аптырый.
4. Ясалышы ягыннан исемнәр ничә төркемгә бүленәләр?
а) биш; ә) ике; б) өч.
5. Сүз ясагыч кушымчасы булмаган рәтне ачыкла.
а) кибетче, ташлык, бүләк, авылдаш;

ә) китапны, ачкының, кызлар, тубы;

б) алмасы, бурычка, кыярлар, мамыкларын.
6. Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган исемнәр рәтен ачыкла.
а) комлыкта, айның, кешелеккә, балаларыбыз;

ә) Илнур, аң-белем, суүсем, кура җиләге;

б) гадәтне, башлар, гүзәллек, атамаларыбыздан.
7. Исемнәрнең антоним парлары дөрес бирелгән рәтне күрсәт.
а) көн-төн, көнчыгыш-көнбатыш, шәһәр-кала;

ә) матурлык-гүзәллек, сала-авыл, дус-иш;

б) абзац-кызыл юл, дан-дәрәҗә, яңалык-искелек.
8. Исем сүз төркеме җөмләдә...
а) барлык җөмлә кисәкләре булып килә ала;

ә) ия, хәбәр генә булып килә ала;

б) ия, тәмамлык һәм аергыч кына булып килә ала.

Фигыль
1. Фигыльгә иң төгәл билгеләмә бирелгән җавапны ачыкла.
а) эшне, процесс рәвешендә белдерә тоган сүз төркеме.

ә) эшне, хәрәкәтне процесс рәвешендә белдерә торган сүз төркеме.

б) эшне, хәрәкәтне процесс рәвешендә белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме. Ул заман, зат-сан, барлык-юклык белән төрләнә. Фигыльләр нишли? нишләгән? нишләде? Нишләр? нишлиячәк? кебек сорауларга җавап бирә, җөмләдә күбрәк хәбәр булып килә.
2. Фигыльнең башлангыч формасы дип нәрсәне кабул итеп була?
а) фигыльнең тамыр, ясалма яки тезмә нигезе ;

ә) боерык фигыльне;

б) сүзнең тамыры + мөнәсәбәт белдерүче кушымча.
3. Фигыльнең юклык төре нәрсәне белдерә?
а) эш яки хәлнең үтәлүен;

ә) эш яки хәлнең үтәлмәвен;

б) эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвен.
4. Дөрес җавап рәтен тап.
а) барлык төренең махсус кушымчасы юк, юклык төре –ма/-мә кушымчасы белән ясала;

ә) юклык төренең кушымчасы –ды/-де, -ты/-те;

б) барлык төренең кушымчасы кайбер очракларда булырга мөмкин.
5.Фигыльнең зат-сан кушымчалары ничә төре була?
а) өч; ә) ике; б) биш.
6. Фигыль юнәлешләре турында иң төгәл җавапны ачыкла.
а) татар телендә биш төрле юнәлеш бар;

ә) татар телендә биш төрле юнәлеш бар, алар үтәүченең эшкә төрлечә катнашуын белдерә;

б) фигыль юнәлешләре үтәүченең эшкә төрлечә катнашуын белдерә, алар татар телендә бишәү. Төп юнәлешнең кушымчасы юк, димәк барлык фигыльләрдә төп юнәлештә килә алалар.
7. Татар телендә фигыль ничә төркемчәгә бүленә?

а) биш; ә) җиде; б) тугыз.
8. Фигыльләр нәрсәдән чыгып ике төркемгә бүленә?
а) зат-сан белән төрләнү-төрләнмәвеннән чыгып;

ә) нинди җөмлә кисәге булуыннан чыгып;

б) нинди мәгънә белдереүеннән чыгып.
9. Боерык фигыльнең иң тулы мәгънәләрен күрсәткән җавапны ачыклагыз.
а) катгый боеру, таләп итү, эштән тыю;

ә) катгый боеру, таләп итү, киңәш итү, эштән тыю;

б) катгый боеру, эштән тыю, таләп итү, киңәш итү, теләк, өндәү, эшкә чакыру, үтенү, ялвару.
10. Хикәя фигыльгә иң дөрес билгеләмәне тап.
а) эш яки хәлнең сөйләм вакытында, сөйләмгә хәтле һәм сөйләм вакытыннан соң үтәлү-үтәлмәвеннән белдерә, юнәлешләрдә, барлык-юклык формаларында килә, зат-сан белән төрләнә. Җөмләдә хәбәр булып килә;

ә) эш яки хәлнең төрле вакытта үтәлү-үтәлмәвен белдерә; б) эш яки хәлне беледерә, зат-сан белән төрләнә, җөмләдә хәбәр булып килә ала.
11. Хәзерге заман хикәя фигыльгә бирелгән дөрес җавапны ачыкла.
а) сөйләм вакытында үтәлгән эшне белдерә;

ә) сөйләм вакытында үтәлгән яки үтәлмәгән эшне белдерә, -а/-и, -ый/-и кушымчалары ярдәмендә ясала;

б) сөйләм вакытында үтәлмәгән эшне белдерә, -а/-и, -ый/-и кушымчалары ярдәмендә ясала.
12. Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләрен тулы чагылдырган рәтне тап.
а) сөйләп торган вакыттагы, һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә;

ә) һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне беледрә;

б) киләчәктә һичшиксез үтәләчәк, сөйләп торган вакытттагы , һәрвакыт булып торган яки кабатланган, эш-хәлләрне белдерә, үткәндә булган эш-хәлләрне җанландыру өчен дә кулланыла.

13. Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәсен ачылагыз.
а) сөйләм вакытында хәтле булган яки булмаган эш-хәлне белдерә;

ә) сөйләм вакытнда кадәр булган эш-хәлне белдерә

б) сөйләм вакытында хәтле булган яки булмаган эш-хәлне белдерә.
14. Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында аңлатманың иң тулысы бирелгән рәтне тап.
а) ясалышы : тамыр, ясалма яки кушма нигезгә –ды/-де, -ты/-те кушымчалары ярдәмендә ясала һәм нишләде? соравына җавап бирә;

ә) ясалышы: тамыр, ясалма яки кушма нигезгә -ды/-де, -ты/-те кушымчалары ярдәмендә ясала һәм нишләде? соравына җавап бирә ; барлыкта һәм юклыкта бул;

б) ясалышы: тамыр, ясалма яки кушма нигезгә -ды/-де, -ты/-те кушымчалары ялганып ясала һәм нишләде? соравына җавап бирә; барлыкта һәм юклыкта була; зат-сан белән төрләнгәндә, кыска кушымчалар ала.
15. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы.
а) –да/-дә, -ты/-те кушымчалары;

ә) –ган/-гән, -кан/-кән кушымчалары;

б) –та/-тә, -ды/-де кушымчалары.
16. Билгеле һәм билгесез үткән заман фигыльләр арасында ниди аерма-лыклар бар (дөрес җавапны ачыкла)?
а) аермалар бар: ясалышында, зат-сан белән төрләнешендә, соравында;

ә) аермалар юк.

б) билгеле үткән заман барлыктагы төре юк.
17. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльгә дөрес һәм тулы аңлатма бирелгән җавапны ачыкла.
а) фигыльнең тамыр, ясалма нигезенә -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалары ялганып ясала;

ә) фигыльнең тамыр, ясалма яки кушма нигезенә -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалары ялганып ясала һәм нишләячәк? соравына җавап бирә;

б) фигыльнең тамыр, ясалма яки кушма нигезенә -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалары ялганып ясала һәм нишләячәк? соравына җавап бирә; барлыкта-юклыкта була; зат-сан белән төрләнә.

18. Билгесез килчәк заман хикәя фигыльнең ясалышы.
а) –ды/-де, -ты/-те;

ә) –ган/-гән, -кан/-кән;

б) –р, -ар/-әр(-яр), -ыр, -ер.
19. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең билгеле киләчәк заман хикәя фигыльдән аермалы якларын ачылагыз.
а) ясалышында аерма бар;

ә) ясалышында; юклык кушымчасында;

б) аерма юк.
20. Шарт фигыльнең мәгънәсен дөрес күрсәткән җавапны тап.
а) шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш нең үтәлү-үтәлмәвеннә шарт булган эш-хәлне белдерә;

ә) шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-хтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә;

б) шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә.
21. Шарт фигыльгә иң тулы билгеләмә бирелгән җавапны тап .
а) шарт фигыль –са/-сә кушымчасы белән ясала, ул зат-сан белән төрләнә;

ә) шарт фигыль –са/-сә кушымчасы ярдәмендә ясала, ул зат-сан белән төрләнә, шарт фигыль, да, дә, та, тә кисәкчәсе килеп, шарты булып та, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә;

б) шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә, ул –са/-сә кушымчасы ярдәмендә ясала, зат-сан белән төрләнә, шарт фигыль, да, дә, та, тә кисәкчәсе белән килеп, шарты булып та, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә.
22. Сыйфат фигыльгә иң дөрес билгеләмә бирелгән җавапны табарга.
а) ул эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә, нинди? соравына җавап бирә һәм җөмләдә аергыч була, сыйфат фигыль өч заманда килә, аның алты формасы бар;

ә) ул эшне предметның билгесе итеп белдерә, нинди соравына җавап бирә;

б) сыйфат фигыль үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерә.
23. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең ничә формасы бар?
а) өч; ә) биш; б) ике.
24. Сыйфат фигыльнең гади формасы турында төгәл җавап бирелгән рәтне билгелә.

а) фигыльнең нигезенә -учы/-үче кушымчалары ялганып ясала ;

ә) фигыльнең нигезенә -учы/үче кушымчалары ялганып ясала, гадәттә ул эш башкаручыны ачылап килә, юклык формасы – -ма/-мә кушымчалары ярдәмендә ясала;

б) фигыльнең нигезенә -учы/-үче + торган ярдәмче фигыле ярдәмендә ясала.
25. Сыйфат фигыльнең тезмә формасы хакында төгәл җавап бирелгән рәтне ачыкла.
а) –а/-ә; ый, -и кушымчалары булган фигыль һәм торган ярдәмче фигыле белән ясала, даими эәне билге итеп белдерә, төрле исемнәрне ачыклап килә;

ә) –а/-ә; -ый, -и кушымчалары булган фигыль һәм торган ярдәмче фигыле белән ясала, даими эшне билге итеп белдерә;

б) –а/-ә; -ый, -и кушымчалары булган фигыль һәм торган ярдәмче фигыле белән ясала, даими эшне билге итеп белдерә, төрле исемнәрне ачыклап килә, юклык формасы –ми торган һәм –мый торган ярдәмендә ясала.

26. Үткән заман сыйфат фигыльгә бирелгән дөрес билгеләмәне тап.
а) фигыльнең нигезенә -ган/-гән; -кан/-кән кушымчалары ялганып ясала, зат-сан белән төрләнә;

ә) фигыльнең нигезенә -ган/-гән; -кан/-кән кушымчалары ялганып ясала, зат-сан белән төрләнә, сыйфатланмышы төшеп калса, төрләнми;

б) фигыльнең нигезенә -ган/-гән; -кан/-кән кушымчалары ялганып ясала, зат-сан белән төрләнә; сыйфатланмышы төшеп калса, исемләшә һәм килеш, сан, тартым белән төрләнә.
27. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ничә төре бар?
а) биш; ә) өч; б) ике.
28. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ясалышын тулырак чагылдырган җавапны табыгыз.
а) –р, -ар, -әр, -ыр, -ер, кушымчалары;

ә) – р, -ар, -әр, ыр, -ер, -асы, -әсе, -ыйсы, -исе -ачак, -әчәк, - ячак, -ячәк кушымчалары;

б) -р, -ар, -әр, ыр, -ер, ыйсы, -исе, - ачак, -әчәк, - ячак, -ячәк.
29. Сыйфат фигыльнең хикәя фигыль белән аваздашлыгын күрсәткән билгеләрен иң тулы җавапны ачыкла.
а) үткән заман сыйфат фигыль билгесез үткән заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны белән;

ә) үткән заман сыйфат фигыль киләчәк заман сыйфат фигыльнең –р кушымчалы төре билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны белән аваздаш;

б) үткән заман сыйфат фигыль билгесез үткән заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны, киләчәк заман сыйфат фигыльнең – р кушымчалы төре билгесез киләчәк заман хикәя фигыль III зат берлек саны һәм киләчәк заман сыйфат фигыльнең III зат берлек саны белән аваздаш була.
30. Хәл фигыльнең ничә төре бар?
а) өч; ә) дүрт; б) биш.
31. Хәл фигыльгә бирелгән иң тулы билгеләмәне тап.
а) үзендә берьюлы рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштергән фигыль төркемчәсе;

ә) үзендә берьюлы рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштергән зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе;

б) үзендә берьюлы рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштергән һәм зат белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе .
32. Хәл фигыльнең фигыль билгеләрен иң тулырак бирелгән җавапны ачыкла.
а) эш-хәлне белдерә, барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында була, үзенә башка сүзләр ияртә ала;

ә) эш-хәлне белдерә, барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында була;

б) эш-хәлне белдерә, юнәлеш формасында, барлыкта-юклыкта була;
33. Хәл фигыльнең рәвеш билгеләрен иң тулырак тәкъдим ителгән җавапны ачыкла.
а) рәвеш кебек хәл фигыль икенче бер фигыльгә иярә, аны ачыклый;

ә) рәвеш кебек хәл фигыль икенче бер фигыльгә иярә, ачыклый һәм җөмләдә хәл булып килә. Ул ничек? (нишләп?), кайчан? (нишләгәч?) һ.б. сорауларга җавап бирә.

б) рәвеш кебек хәл фигыль икенче бер фигыльне ачыклый.
34. Хәл фигыльнең барлык төрләренең дә юклык төре бармы?
а) барысының да бар;

ә) ике төренең юклык формасы бар;

б) өч төренең юклык формасы бар.
35. Исем фигыльгә тулы билгеләмәне билгеләгез.
а) затланышсыз фигыль төркемчәсе;

ә) затланышсыз фигыль, берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган фигыль төркемчәсе, эш-хәлнең исемен белдерә һәм нәрсә? нишләү? сорауларына җавап бирә, барлык-юклык формасында килә;

б) берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган фигыль төркемчәсе.
36. Фигыль кебек, исем фигыльнең билгеләрен иң тулы бирелгән җа-вапны тап.
а) барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында була; үзенә исемнәр һәм башка сүзләр ияртә ала;

ә) барлыкта-юклыкта килә ала;

б) юнәлеш кушымчаларын кабул итә.
37. Исем кебек исем фигыльнең билгеләрен иң тулы бирелгән җавапны тап.
а) килеш, тартым, сан белән төрләнә;

ә) җөмләдә ия, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә;

б) килеш, тартым, сан белән төрләнә; җөмләдә ия, тәмамлык һәм хәл булып килә.
38. Бирелгән мисаллардан исем фигыль булган вариантны тап.
а) фикер йөртү, үтә гаҗәпләнү, соңа калу;

ә) уку әсбабы, үлчәү берәмлеге, күзәтү аппараты;

б) чәчү атналыгы, уку алдынгысы, сынау вакыты.
39. Инфинивка иң төгәл бирелгән билгеләмәне тап.
а) затланышсыз, барлыкта-юклыкта формасында килә ала;

ә) затланышсыз, барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында килә;

б) затланышсыз, барлыкта-юклыкта формасында килә ала, юнәлеш кушымчаларын кабул итә. Ул нишләргә? нишләмәскә? сорауларына җавап бирә, фигыль нигезенә -рга/-ргә, -ырга/-ергә, -арга/-әргә кушымчалары ялганып ясала.
40. Инфинтивның җөмләдә кулланылышын иң тулы бирелгән вариантын ачыкла.
а) икенче фигыльгә ияреп килә;

ә) кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән дә килә ала; икенче фигыльгә ияреп килә; мөстәкыйль дә кулланыла ; хәзерге телдә сирәк кулланыла торган төре дә бар;

б) кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән дә килә ала ;
41. Төзелеше һәм ясалышы ягыннан фигыль ничә төргә бүленә?
а) ике; ә) биш; б) дүрт.
42. Җөмләдә фигыль нинди җөмлә кисәкләре булып килә ала?
а) җөмләнең баш кисәкләре;

ә) хәбәр, хәл, аергыч, тәмамлык, ия;

б) бары тик иярчен кисәкләр генә.

Сыйфат
1. Сыйфатка бирелгән иң тулы җавапны табыгыз.
а) мөстәкыйль сүз төркеме, предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирә, җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә, асыл һәм нисби төрләренә бүленәләр.

ә) мөстәкыйль сүз төркеме, предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап бирә, гадәттә аергыч булып килә;

б) мөстәкыйль сүз төркеме, предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, җөмләдә хәбәр булып килә.
2. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
а) ике; ә) биш; б) дүрт.
3. Гади дәрәҗә турында билгеләмәнең иң дөрес вариантны ачыкла.
а) предметның гадәти билгесен белдерә;

ә) барлык сыйфатлар да гади дәрәҗәдә була ала, предметның гадәти (төп) билгесен белдерә, махсус кушымчалары юк;

б) барлык сыйфатлар да гади дәрәҗәдә килә ала.
4. Сыйфат дәрәҗәләренең иң күп юл белән ясалганын ачыкла.
а) артыклык дәрәҗәсе;

ә) гади һәм чагыштыру дәрәҗәләре;

б) кимлек дәрәҗәсе.

5. Сыйфатлар төзелешләре буенча ...
а) тамыр булалар;

ә) ясалма булалар;

б) тамыр һәм ясалма булалар.
6. Сыйфатларның ясалышы буенча төрләренең иң тулы вариантын табыгыз.
а) тамыр, кушымча ялгау юлы, кушма сыйфатлар;

ә) тамыр, кушымча ялгау юлы, парлы һәм тезмә сыйфатлар;

б) тамыр, кушма, парлы сыйфатлар.
7. Сыйфат ясагыч кушымча булган рәтне ачыклагыз.
а) –лы/-ле; -сыз/-сез; -чан/-чән; -чыл/-чел һ.б.;

ә) –лан/-лән; -ла/-лә; -ма/-мә һ.б.

б) –нчы/-нче; -шар/-шәр; -ау/-әү һ.б.
8. Антоним сыйфатлар кергән табышмакларны тап.
а) Акыллыга әйтем,

Аңлады да белде;

Акылсызга әйттем,

Шаркылдады да көлде.
ә) Кызыл икән, ал икән,

Йәшел икән, сары икән,

Кеше йөрмәс, атлы үтмәс

Шундый күпер бар икән.
б) Кара төенем чишелде,

Эченнән гәүһәр чәчелде.
9. Бу күренеш ничек атала?
Сыйфатланмыштан башка килгән сыйфатлар җиңел исемләшәләр, килеш һәм тартым белән төрләнәләр;
а) бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү;

ә) сыйфатларның исемләшүе;

б) сыйфатларның мәгънәләре үзгәрүе.


Сан
1. Санга дөрес һәм тулы билгеләмә бирелгән җавапны табыгыз.
а) предметның саның, исәбен белдереп, ничек? күпме? никадәр? ничәнче һ.б. сорауларга җавап бирә;

ә) предметның санын, исәбен белдерә, ничә? ничәнче? күпме? никадәр? һ. б. сорауларның берсенә җавап бирә; җөмләдә күбрәк исемне ачыклап килә һәм аергыч була; санны цифр һәм сүз белән дә язып була;

б) предметның санын белдереп, ничә? никадәр? күпме? һ. б. сорауларга җавап бирә.
2. Ясалышы ягыннан сан ... Дөрес җавапны билгелә.
а) тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләренә бүленә;

ә) тамыр, кыскартылма, парлы төрләренә бүленә;

б) кыскартылма, кушма, парлы төрләренә бүленә.
3. Төркемчәләре буенча саннар ничә төркемгә бүленәләр?
а) өч; ә) биш; б) алты.
4. Микъдар (төп) санының мәгънәсен төгәл күрсәткән җавапны ачыкла.
а) предметның тигез өлешләргә бүленүен белдерә;

ә) предметның санын якынча белдерә;

б) предметларның төгәл исәбен, микъдарын белдерә.
5. Тәртип саны турында тулы бирелгән билгеләмәне тап.
а) предметларның саналу тәртибен белдерә;

ә) предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә, ничәнче ? соравына җавап бирә;

б) предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә, ничәнче? соравына җавап бирә, микъдар санына –нчы/-нче, -ынчы/-енче кушымчалары ярдәмендә ясала.

6. Дөрес җавапны билгелә.
Бүлем саны ...
а) предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә;

ә) предметның тигез өлешләргә бүленүен белдерә, ничәшәр? һәм күп-мешәр? сорауларына җавап бирә, микъдар санына –ар/-әр, -шар/-шәр

кушымчалары кушылып ясала.

б) предметларның төгәл исәбен белдерә.

7. Дөрес җавапны билгелә.
Чама саны ...
а) предметның санын якынча белдерә һәм ничәләп? никадәр? сорауларына җавап була, микъдар санына –лап/-ләп, -ларча/-ләрчә кушымчалары ярдәмендә ясала;

ә) бер төр предметларның бергә туплану исәбен белдерә;

б) предметның тигез өлешләргә бүленүен белдерә.
8. Җыю санына тулы билгеләмәне тап.
а) предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә;

ә) бер төр предметларның бергә туплану исәбен белдерә, ничәү? соравына җавап бирә, микъдар санына –ау/-әү кушымчалары ялганып ясала, саналмышы булмый;

б) предметларның төгә исәбен белдерә.
9. Дөрес җавапны билгелә.

Саннар җөмләдә ...
а) барлык җөмлә кисәкләре дә булып килә ала;

ә) күбрәк аергыч булып килә;

б) гадәттә хәл булып килә.

Рәвеш
1. Рәвеш сүз төркеменә иң тулы билгеләмә бирелгән җавапны ачыкла.
а) Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? һ.б. сорауларга җавап бирә;

ә) җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? күпме? һ.б. сорауларның берсенә җавап биреп, җөмләдә күбрәк фигыльне, сирәгрәк сыйфатны һәм рәвешне ачклап килә, төрләнми торган сүз төркеме;

б) җөмләдә эшнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайчан? күпме? һ.б. сорауларга җавап биреп, күбрәк сыйфатны ачыклап килүче сүз төркеме.
2. Рәвешнең нинди җөмлә кисәкләре булып килә алуын дөрес күрсәткән җавапны билгелә.
а) гадәттә хәл булып кил;

ә) барлык җөмлә кисәкләре дә булып килә ала;

б) күбрәк хәл, рәвеш һәм исемне ачыклап килгәндә, аергыч та була ала.
3. Рәвешләрнең төзелеше буенча дөрес билгеләнгән җавапны табыгыз.
а) тамыр, кушымча ялгау юлы белән ясалган, кушма , парлы һәм тезмә;

ә) тамыр, кыскартылма, кушма;

б) парлы, тамыр, тезмә, кыскартылма.
4. Мәгънәләре ягыннан рәвешләр... (фикерне дәвам ит)
а) саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, урын рәвешләренә бүленә;

ә) саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләренә бүленә;

б) охшату-чагыштыру, саф, күләм-чама рәвешләренә бүленә.
5. Рәвешнең ничә дәрәҗәсе бар?
а) ике; ә) өч; б) дүрт.

Алмашлык
1. Сүз төркеме буларак, алмашлыкка тулы билгеләмәне ачыклагыз.
а) башка сүз төркемнәрен алмаштырып килә ала, зат яки пред-метларга, аларның билгесе-санына һәм хәлләренә күрсәтә тор-ган мөстәкыйль сүз төркеме;

ә) үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки хәлләренә күрсәтш торган сүз төркеме;

б) үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның санына яки хәлләренә күрсәтә торган сүз төркеме.
2. Алмашлыклар җөмлә кисәкләре ягыннан ниндиләре булып килә ала?
а) җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә ала;

ә) бары тик җөмләнең баш кисәкләре генә булып килә ала;

б) бары тик җөмләнең иярчен кисәкләре генә булып килә ала.
3. Мәгънәләре буенча алмашлыклар ничә төркемчәгә бүленә?
а) алты; ә) җиде; б) биш.

Аваз ияртемнәре
1. Сүз төркеме буларак, аваз ияртеменә бирелгән дөрес билгеләмәне ачыклагыз.
а) мөстәкыйль сүз төркеме, аларның лексик эчтәлеге бар;

ә) мөстәкыйль сүз төркеме, аларның лексик эчтәлеге бар, җөмлә кисәге булып килә ала, кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясала, яңа сүзләр ясауда катнаша;

б) мөстәкыйль сүз төркеме, яңа сүзләр ясауда катнаша, төрле җөмлә кисәкләре булып килә ала.
2. Аваз ияртемнәрен ничә төркемгә бүлеп йөртәләр?
а) ике; ә) өч; б) алты.
Хәбәрлек сүзләр
1. Сүз төркеме буларак, хәбәрлек сүзгә бирелгән иң тулы билгеләмәне ачыкла.
а) хәбәрлек сүзләр сөйләмдәге фикерне мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, тыю, раслау яки кире кагу һ.б. мәгънәләр белән белдерә;

ә) хәбәрлек сүзләр сөйләмдәге фикерне мөмкинлек, кирәклек, рөхсәт итү, тыю һ.б. мәгънәләр белән белдерә; сан, тартым, килеш, заман һәм зат-сан кушымчалары белән кулланыла;

б)хәбәрлек сүзләр сөйләмдәге фикерне мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, рөхсәт итү һ.б. мәгънәләре белән белдерә; сан, тартым, килеш, заман, зат-сан кушымчалары белән кулланыла, күбесенчә хәбәр һәм башка җөмлә кисәкләре булып килә ала.
2. Хәбәрлек сүз булган мисалны табыгыз.
а) Билгеле, бу кап-кара урманда һәртөрле ерткыч та бар (Г. Тукай);

ә) Биектә торган кешене

Бик белә ул, бик таный,

Бик таныганга күрә дә

Үз итеп дәшеп карый. (Ш. Галиев)

б) Мең шырпыга бер лампа (Табышмак)

Бәйлек
1. Бәйлекнең җөмләдәге вазифасын тулырак билгеләнгән җавапны тап.
а) иярүче кисәне ияртүче кисәккә бәйли;

ә) җөмләдә иярүче кисәкне – ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмлә өлешләрен бәйли;

б) җөмләнең өлешләрен бәйли.
2. Төсле, чаклы, аша күрә, каршы, таба, башка, соң кебек бәйлекләрне башка сүз төркемнәреннән ничек аерып була?
а) сорау куеп, җөмләнең эчтәлегеннән чыгып билгелибез;

ә) аерып булмый;

б) җөмләдә башкарган вазифасыннан чыгып.

3. Нәрсәдән чыгып бәйлекләрне төркемчәләргә бүлеп карыйбыз?
а) үзләреннән алда килгән сүзнең нинди килештә килүен таләп итүләрен-нән чыгып;

ә) җөмләдә вазифаларыннан чыгып;

с. 1 с. 2

скачать файл