Дәреснең темасы : Г. Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” әсәре


с. 1
Дәреснең темасы : Г. Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” әсәре буенча бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

Дәреснең максаты : 1. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен камил -

ләштерү.

  1. Балаларның фикерләү һәм иҗади сәләтләрен үстерү.

  2. Укучыларда туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләү.


Материал һәм җиһазлау : “ Урта мәктәптә татар әдәбияты укыту прграммасы” ( А.Г. Әхмәдуллин редакциясендә ) , 8 нче сыйныф өчен дәреслек - хрестоматия, татар язучылары турында библиография белешмәсе, Г.Тукай, Ф.Хөсни, М.Мәһдиев, Г.Бәширов һ.б. язучыларның туган як темасына багышланган әсәрләреннән күргәзмә, табигать күренешләре сурәтләнгән картиналар,укучыларның туган төбәккә багышлапган иҗади эшләре ( рәсем, шигырь, инша) , Г.Тукай сүзләре язылган плакат:

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,



Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем” .

Г. Тукай һәм Г.Бәширов портретлары , индивидуаль карточкалар, магнитофон.
Дәрес барышы :

I . Дәресне оештыру.

( Дәрес Г.Тукайның “ Туган авыл” җырын тыңлау белән башланып китә).
II. Яңа материал бирү. “ Туган җирем – Татарстан” дигән темага укытучы чыгышы.

- Балалар, “ Алтын – көмеш яуган җирдән туган – үскән ил артык” ,- ди татар халык мәкале. Моның чыннан да шулай икәнен безнең шагыйрьләребез, язучыларыбыз һәм художникларыбыз иҗат иткән әсәрләр дә раслый.

Идел ярларына нурлар сибеп

Матур булып ата бездә таң.

Таң шикелле матур туган җирем,

Бәхет биргән җирем Татарстан ,- дип язды безнең шагыйребез Гөлшат Зәйнашев үзенең Туган җирем – Татарстан шигырендә. Ә инде поляк җирендә Ватан азатлыгы өчен көрәшләрдә катнашкан һәм һәлак булган фронтовик язучы Г. Кутуй Туган җирнең газизлеген күңел кылларын кузгатырлык дәрәҗәдә “ Сагыну” нәсерендә әйтеп бирә алган.

( “ Сагыну” нәсере укыла”).

Әйе, Туган як, Туган ил, Туган җир һәркем өчен дә якын һәм кадерле. Юкка гына Туган җирне газиз ана белән тиңләмиләр. Һәркем үзенең Туган иле, аның байлыклары һәм уңышлары белән горурлана. Ләкин туган җирне ярату, аның байлыклары белән мактану гына җитми әле. Аның турында кайгыртырга, табигый байлыкларын сакларга, алардан дөрес файдалана белергә дә кирәк. “ Җире байның иле бай” , - диелгән бит халык мәкалендә.

Без барыбыз да беләбез : соңгы елларда табигатькә карата битарафлыклык күзәтелә. Ә инде сулар эчәргә , һава суларга яраксызга әйләнгәч кенә , ниһаять , кешелек дөньясы бу турыда уйлана башлады.

Безнең бүгенге дәресебез “ Туган ягы якын кешегә” дигән тема астында узачак. Без дәрес барышында үзебезне борчыган сорауларга җаваплар табар - быз һәм фикерлребез белән уртаклашырбыз.

Сөекле Тукаебыз да бит “ Туган авыл” шигырендә :

Кая барсам , кайда торсам , нишләсәм дә,



Хәтереидә мәңге калыр туган җирем” , - дип юкка гына язмаган.

Г.Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә дә язучының Туган ягына, аның тырыш кешеләренә булган чиксез мәхәббәтен күрәбез.

Ш. “ Туган ягым – яшел бишек” әсәре буенча узган дәрес материалларын искә төшерү һәм ныгыту.



( Укучыларга алдан тәкъдим ителгән сораулар һәм биремнәр буенча дәрес төркемләп эшләүгә нигезләнеп алып барыла).

- Әсәр нәрсә турында?

- Г. Бәшировның “ Туган ягым – яшел бишек” әсәре революциягә кадәрге тормышны сурәтли. Бу чорны “ авыр” һәм “ рәхимсез” дип искә алырга яратабыз. Әсәрне укыгач , һәр чорда да тормышның үз матурлыгы бар икәненә ышанасың.

Әсәр һәркемнең гомерендә дә кабатланмас истәлекләр һәм тирән эз калдырган бала чак турында, сабый чакның таң яктысы кебек саф, үтә күренмәле шатлык –

лары турында. Бала чакта гына күңелгә уелып кала торган уеннар, бәйрәмнәр һәм йолалар турында.


- Г. Бәширов бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән ?

- Язучы бу әсәре белән борынгыдан килгән гореф – гадәтләргә ихтирам тәрбия –

ләргә , табигый байлыкларга сакчыл булырга, кадерен белергә, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга чакыра.

Табигать белән исәпләшү , хөрмәт итә белү – халык морале. Чөнки авылда тормыш , крестьян хезмәте табигать кануннарына бәйләнгән. Бәйрәмнәрнең дә үз вакыты бар. Теләсә кайчан кунакка йөрү әдәпсезлек , тәрбиясезлек , кешеләрне эштән бүлү булыр иде. Табигать кешеләрнең кәефе белән дә идарә итә. Беренче күк күкрәүгә, кыр казлары кайтуга, шаулап аккан ташуга кешеләрнең куанычы да, шатлыгы да - сабыйларча саф, алар да табигать белән керешеп үк киткәндәй итеп чагылдыра язучы. Шулай ук яз килгәнгә, сандугач сайравына, кошлар кайтуына балаларча куана белгән , шатлыкларын тизрәк башкалар белән уртаклашырга ашыккан изге җанлы авыл кешесенең яшәү рәвешен күрсәтергә тели Гомәр Бәширов.


- Әсәр ни өчен “ Туган ягым – яшел бишек” дип атала ?

- “ Туган як – яшел бишек “ , - ди язучы. Әсәрнең төп герое Гомәр, үзе дә әле бишектән әллә ни ерак китмәгән малай, укучыны сабый йокысының тәме, дөньяларны оныттыра торган уеннарның сихри көче белән таныштыра. Соклану, моңланулардан, сагыну – сагышлардан үрелгән икән ул туган як бишеге. Әсәрне укыгач, Арча якларын күрмәгән кеше дә әйтә ала : бик хикмәтле икән бу яклар. Һавасында ниндидер рух , ризыгында һәм эчкән суында берәр шифа бармы : әллә нинди “ уңдырышлы туфрак” бу якларда. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм Рафаил Төхфәтуллин кебек талантларны биргән төбәк бит ул.



- Бу темага язылган тагын нинди әсәрләрне укыганыгыз бар ?

- Туган як темасына мөрәҗәгать итмәгән шагыйрь, язучы, рәссам, композитор тарихта юктыр. Безгә якташ язучыларыбызның әсәрләре бигрәк тә якын һәм таныш. Мәсәлән, Фатих Хөснинең “ Утызынчы ел”, “ Авыл өстендә йолдызлар”, М. Мәһдиевнең “Мәңгелек яз”, “ Торналар төшкән җирдә”, Равфаил Төхфәтул - лин “ Йолдызым” һ.б.

Бу әсәрләрнең барысын да бер нәрсә берләштерә : һәр язучы , кайда гына яшә - сә дә, гомере буе авылын сагынып яши. Шунлыктан туган як темасы иҗатының нигезен тәшкил итә.


  • Туган як турында нинди мәкаль һәм әйтемнәр беләсез ?

  • Туган як темасы халык авыз иҗатында да зур урын алып тора. “ Туган йортка тугыз еил” , “ Иле байның җире бай” , “ Алтын – көмеш чыккан җирдән туган үскән ил якын”, “ Чит илдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул” һ.б.

Бу мәкальләр туган нигезне онытмаска, туган илнең кадерен белергә чакыру булып яңгырыйлар.
- Әсәрдән иң ошаган урыннарны сәнгатьле итеп укып күрсәтегез.

( Кереш булегеннән 123 нче бит, “ Язгы сабан туйлары” бүлегеннән 138 – 139 нчы битләр, “ Орлык чыккан көн” бүлегеннән 146 нчы бит, “ Кунак кызлар килгән утырмага” ..155 – 156 нчы битләр ).



Ял итү минуты. ( Гөлзада Сафиуллинаның “ Без биибез” җырына ритмик күнегүләр )

IV. Өй эшен тикшерү. ( Өйгә эш әсәрне өйрәнә башлагач та тәкъдим ителә. Һәр укучы үзе теләгәнен үти).



Эш төрләре :

  1. Туган ягым – гомер бишегем “ темасына инша.

  2. Туган як темасына шигырьләр.

  3. Туган ягым” темасына иҗат ителгән рәсемнәр.

А). “ Туган ягым – гомер бишегем “ темасына иҗат ителгән инша үрнәге.

Һәркемнең туган төбәге , туган теле бер генә була. Минем туган җирем – Татарстан, туган телем – бөек татар теле. Ватан сүзе һәрвакыт әти, әни сүзләре белән янәшә йөри. Һәр халык гомер – гомергә үз Ватанының бәйсезлеге өчен көрәшкән, аны саклап калу утка кергән. Күбесе туган җире өчен гомерләрен биргән.

Туган ил, Туган җир, Туган тел ... Кешене кеше, халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит ! Адәм баласы бәхет эзләп, рәхәт тормышка өметләнеп әллә кайларга чыгып китә. Нигъмәт – ләззәт тулы, мул ризыклы ил – җирләрдә яши, бәхетемне таптым дип ышана, әмма кайсыдыр бер мизгелдә җанындагы бар күзәнәкләрне тетрәндереп еракларда калган газиз туган авылының басу капкасы, әнкәсе, әткәсенең җанга уелып калган берәр сүземе аны кинәт кенә сискәндерә, чылтырап аккан чишмә сулары сагындыра, бо-

зау эзләп йөргән, язын какы, кузгалаклар белән сыйлаган кыр – болыннары искә төшә. Шул чак аның күзләренә мөлдерәп яшьләр тула. Сагына , җирси.. Фазыл авыл чишмәләренең бер йотым суын эчшсе килеп тилмерә , чикләвекле юкә болыннарын , җиләк җыеп куанган ЧУЧА һәм ПАНОВКА аланлыкларын “Их ,



тагын бер тапкыр күрергә !” – дип ымсына. Туган як белән бәйле һәр исем – атама,

һәр истәлек – ядкарь булып күңелендә яңара алар бик тә кадерлегә әйләнә. “ Туф –

рагын кайтып күрү насыйп түгел икән , ичмасам , туган җирнең бер уч балчыгын булса да , каберемә алып салыгыз !” –дип балаларына васыять итә.

Туган җир ! Әби – бабаларның әкият – кыйссалары , гыйбрштле нәсейхәтләр , риваятьлә булып күңелгә , йөрәккә кергән күпме вакыйгалар шаһиты ул ! Ана те –

ленең бар матурлыгы шул кыйссалар аша сеңгәндер хәтергә ! Кемгә дә газиз , якын һәм кадерле бит алар ! Ә туган якның һәр карыш җире, чишмә , урман , болын исеме әллә никадәр истәлекләр саклый. Кеше язмышлары , авыл , ил тарихы белән бәйле күпме мәгълүмат аларда ? !

Кеше кая гына яшәмәсен , кайда гына хезмәт итмәсен , барыбер күңеле белән туган ягына тартыла.

Бу темага багышлап шагыйрьләребез шигъри әсәрләр , композиторларыбыз күңелне кузгатырлык матур көйләр , рәссамнарыбыз гүзәл сәнгать әсәрләре иҗат иткәннәр. Әйе , һәркем үз ягын матур итеп , аны үз мәхәббәте белән , шигъри бизәкләргә төреп , ямьләндереп күрә. Татарстанның яки Туган җиребезнең сокландыргыч урыннары чыннан да бик күп. Яшел тугайлы болыннарга , балыклы , кош – кортлы агымсуларга , түгәрәк күлләргә бай ул.

Табигать кочагында кемнең күңеле нечкәрмәгән дә , кемнәр , табигый матурлыктан җан азыгы табып , күңелен күтәрмәгән ? ! Монда иксез – чиксез урман – кырлар , мәһабәт таулар сузылып киткән. Теләче яклары үзәк Европага , Американың Техас штатына караганда да матуррак !

Менә шундый инде ул минем туган ягым !

Б). Укучыларның туган як турында турындагы шигырьләре. Бер укучының “Туган авылым болыны” исемле шигыре.



Туган авылым , нинди матур

Кырларың , болыннарың.

Кырлар өстеннән “чут – чут” дип

Сайрап очкан тургаең.
Нинди генә кошларың юк ,

Сандугач , сыерчыгың.

Күңелемә сихәт алам

Тыңлап һәрбер кошчыгың.
Болыныңда чәчәкләрнең

Зәңгәре , бар кызылы.

Әйт , кайсы болыннан ким

Туган авылым болыны ?
Чуар – чуар күбәләкләр

Уйнаклап очкалыйлар.

Агачларга кунып – кунып ,

Сандугачлар сайрыйлар.
Бал кортлары бал җыя

Кунгалап чәчәкләргә.

Чәчәкләре бигрәк матур ,

Чумганнар хуш исләргә.
В). Укучылар ясаган рәсемнәр буенча оештырылган эшләргә анализ ясала һәм бәяләнә.

V. Дәресне йомгаклау.

- Укучылар , без бу дәрестә бик әһәмиятле булган Туган як темасы турында сөйләштек. Һәрберебез үзенең фикерләре , иҗат эшләре белән катнашты. Рәхмәт сезгә.

Кеше гомер – гомергә табигать белән көрәшкән , аннан курыккан. Ә хәзер - киресенчә.

Кеше урманнарны кисә , сазлыклырны киптерә , тауларны ишә. Табигать әк - ренләп үзгәрә , бозыла. Без : “ Табигать – тиңсез хәзинә “,- дибез. Ә менә тиңсез хәзинәне саклау , баету турында кайгыртабызмы ? “ Җире байның гына иле бай “ , дигән бит . Әлбәттә , соңгы елларда табигатьне саклау , экология дип сөйләү күбәйде. Экология милициясе төзелде .

Табигатьнең чисталыгы һәм экология ахыр чиктә кеше сәламәтлегенә барып тоташа. “ Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” , дигән борынгылар. Шулай булгач, табигатьне саклау һәркемнең уртак бурычы булырга тиеш.

Туган йортка тугыз кил “ , ди халык мәкале. Тугыз килүдә дә туган йортның чүп – чарын чистартып , янына агачын – чәчәген утыртып китсәң , бу Татарсаныбыз өчен эшләнгән изге эш булыр иде.



Кеше туа , яши , нәрсәдер кора , таштан һәйкәл сала. Ләкин таштан салынганы гына һәйкәл була алмый әле. Кеше кулы башкарган , кеше акылы уйлап тапкан һәммә нәрсә җирдә һәйкәл булып кала. Йорт салсаң да, урман , хәтта бер генә төп агач утыртсаң да - ул киләчәк буыннарга синең истәлегең.

Укучылар , мин сезнең барыгызны да шушындый изге эшләргә чакырам.
VI. Өйгә эш бирү. “ Халкымның күңел байлыгы “ дигән темага инша язарга яки “Нәсел шәҗәрәсе” төзергә.
VII. Билгеләр кую. ( Дәрестә һәр укучының дә эше бәяләнә).
с. 1

скачать файл