«Ел укучысы» бәйгесе. Максат


с. 1
«Ел укучысы» бәйгесе.

Максат: Укучыларны халкыбызның телен, мәдәниятен, гореф- гадәтләрен, күркәм йолаларын , тарихи үткән юлын хөрмәт итәргә өйрәтү. Туган илебезнең тарихи мирасын барлау, табигый байлыклары, күренекле шәхесләре турындагы белем, күнекмәләрне системага салу һәм илебез язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр итеп үстерүгә басым ясау. Илебездәге халыклар дуслыгына, туган илебезгә мәхәббәт, китап уку, белем алуга кызыксыну тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү, уеннарда катнашу теләге уяту.

Материал:

Казан турында стедлар, альбомнар, китаплар күргәзмәсе, ТР гербы 1әм флагы.

Безнең дуслык- изге дуслык, “Бергәлектә- берәгәйлек,

Дәвам итсен гомергә. Аермасын бар дустан

Дөньялар гел тыныч торыр Бардыр, бердер – туган җирдер

Булсак кына гел бергә” Ватаным Татарстан”

Р Миңнуллин Лена Шагыйрьҗан
Кичә барышы:

1 Сәламләү

Хәерле көн телим барчагызга

Хәерле эш телим һәркемгә,

Кылган гамәлебез изгелектән тора,

Изге эшләр кылыйк бүген дә.

Нарасыйлар безнең янга килә

Балачагым матур үтсен дип,

Күбрәк белеп, күпне ишетергә,

Затлы кешеләрне таныйк дип,

Татар халкы зур шәхесләр белән

Танылган ул гомер-гомергә.

Бүген дә без асыл татар халкының

Җыр-моңнарын салыйк күңелгә.
Яшел киңлекләр, кыр, урман һәм күлләр илендә - Европаның зур Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә инде мең дә ике ел үзенең серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек һәм шөһрәтле тарихы булган шәһәр урнашкан. Бу- Казан, Идел буендагы иң эре сәнгать һәм мәдәният үзәкләренең берсе, дөньяның иң төньягында яшәүче мөселман халкы башкаласы. Казан шәһәренә 1002 ел.

Татар халык мәкале: “Иле барның теле бар”,-ди. Телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез саклансын өчен, безгә туган илебез Татарстанның тарихи үткәнен, бүгенгесен белү кирәк. Шуңа күрә безнең сыйныф сәгатебез “Мин яратам сине, Татарстан!” дип атала. Бүгенге бәйге иң тапкыр һәм иң зирәк укучыларны билгеләргә ярдәм итәр.



1 нче тур. “Син Казанны беләсеңме?”

1. Тарихи архитектураны ата, кайсысы артык? Кол Шәриф мәчете, Благовещенск чиркәве, Спас манарасы, Казан дәүләт университеты(Кремльгә керми), Сөембикә манарасы.

2 Кайсысы артык? “Сабантуй”, Көмеш кыңгырау”(Чаллыда чыга), “Сабыйга”, “Ялкын”, “Салават күпере”

3 Сүз төзү. Казан мәчетләренең исемнәре. ФШКӘОРИЛ –Кол Шәриф, БРОЛГА –Болгар, ҖЕӘМ - Әҗем, МӘНӘДИ –Мәдинә, РАЗАНАМ- Рамазан, УАУРНЛЛ – Нурулла.

4. Кроссворд чишәргә. Горизонталь буенча:

1 Алтын Урданың баш шәһәре (Сарай)

2 Татар халкының чисталык символы (сөлге)

3 Казан шәһәрендәге, исеме җырларга күчкән елга (Идел)

4 Казан шәһәрендә нәшер ителүче журнал (“Мирас”)

5 Казан шәһәрендәге күл (Кабан)

6 Татар дәүләт драма һәм комедия театры кем исемен йөртә? (Тинчурин)

7 Казандагы район исеме (Киров)

8 Казан Кремлендә яңа төзелгән мәчет? (Кол Шәриф)

Вертикаль буенча: Казанның иң нурлы, иң күркәм архитектура һәйкәле (Сөембикә)



2 нче тур. “Татарстан буйлап сәяхәт”

1 Кайсысы артык? Тәртип саны белән күрсәт.

А) Ык, Мишә, Днепр, Казансу

Б) Яр Чаллы, Алабуга, Минзәлә, Уфа.

В) зәңгәр, кызыл, ак, яшел

Г) “Шалкан”, “Саламторхан”, “Карт белән төлке”, “Балыкчы һәм балык турында әкият”

2 Баскычтан кем тизрәк менә? Уены.

Татарстандагы шәһәр исемнәрен атарга.

3 “Көчсез төркем” уены. “М” хәрефенә башланган исемнәр әйтергә.


Балык

Чәчәк


Авыл

Шәһәр


Язучы

Җәнлек


Елга

Җиләк-җимеш

Агач

Бизәнү әйбере



Журнал

Планета


Ай

Татар халык җыры

Композитор

Йорт хайваны

Транспорт маркасы

Файдалы казылма

Уку фәне

Ботка


Сан

Милләт


Малайлар исеме

Җырчы


Ил

Төзелеш материалы

әдәби жанр


Маймыч

Миләүшә


Мәртле

Минзәлә


Муса Җәлил

Маймыл


Мишә

Мандарин


Миләш

Муенса


Мәгариф

Марс


Май

Мәк чәчәге

Мансур Мозаффаров

Мәче


МАЗ

Магний


Математика

Манный


Мең

Мари


Марат

Мәликә


Мордва

Мүк


Мәзәк


3 нче тур Блиц- турнир

2 минутта 15 сорауга җавап бирү

1 ТР ң 1 нче президенты (М Ш Шәймиев)

2 ТР да иң озын һәм иң тиз агучы елга (Ык)

3 Татарстан Дәүләт гимны көен кем язган? (Р Яхин)

4 Татаростанның кайсы шәһәрендә сәгатьләр эшләнә? (Чистай)

5 Борынгы зур шәһәрләрдә калкурак урынга төзелгән ныгытма (Кремль)

6 “КамАЗ” машиналары чыгарыла торган шәһәр (Чаллы)

7 ТРң мәйданы (68 мең кв км)

8 Төрки халыкларда яңа ел ничек атала? (нәүрүз)

9 Казан шәһәре нинди елга буенда урнашкан? (Идел)

10 Мөселманнарның намаз укый торган урыны? (Мәчет)

11 ТР Конституциясе көнен кайчан билгеләп үтәбез (6 ноябрь)

12Халкыбызның аяклы “таксие” (ат)

13 Көзге уңыш бәйрәме исеме (Сөмбелә)

14 Нинди шәһәрне табада кыздыралар? (Алабуга)

15 Казанның җәяүлеләр урамы (Бауман)

4 нче тур

1 Сайлап алып, сан кергән мәкаль әйтергә

7, 1, 7, 100, 40, 30, 2, 90, 4

2 “Башкалабыз” сүзеннән 1 мин эчендә сүзләр язарга

3 Шигырь иҗат итәргә

(Рәхмәт сиңа) Казаным

(Янымда син) барына

(Якты булсын ) киләчәгең

(Үткәннәрдән) тагын да

Йомгаклау.

Нәтиҗә ясала.



Бәйге “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамлана.






с. 1

скачать файл