Икенче кыз әйткән:-Дөрес әйтәсең, миңа дә җиңел түгел. Тик аер­ма


с. 1
Иминлек анасы – сабырлык”

Максат: сабыр булуның кеше яшәешендә иң күркәм сыйфатларның берсе булуга төшендерү

Дәреснең барышы

I. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: мин сезгә 1999 елда Казанда басылып чыккан «Гыйбрәтле хикәяләр» дип исемләнгән җыентыктан бер хикәя укыйм.Ике кыз йомырка тутырган әрҗәләр күтәреп базарга барырга чыкканнар. Кызларның берсе әрҗә­сен әледән-әле бер иңеннән икенчесенә күчерә, каш­ларын җимереп үртәлә, каргана, ди. Бара торгач ул «уф» дип җиргә утырган. Иптәш кызына әйткән:

—Синең дә йомыркаң минеке тикле, сиңа да авырдыр.Ничек син шулкадәр тыныч, ничек елмаеп-көлеп кенә барасың?—дигән.

Икенче кыз әйткән:—Дөрес әйтәсең, миңа дә җиңел түгел. Тик аер­ма шунда, мин әрҗәмә авырны җиңеләйтә торган бер үлән салдым.

Шушы урында балаларга сорау бирелә:«Нинди үлән?»Төркемнәрдә тикшерегез

—Иптәш кызы бу сорауга ничек дип җавап бир­гән?

—Түземле булу, сабырлык үләне.

—Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында ба­рачак?

—Сабыр булу, түземле булу турында.

Үзбәя.

II.Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә тикшерегез

1 нче бирем.
—Нәрсә ул сабырлык?

—Түземле булу, авыр хәлләр килгәндә дә чыдам булып, үзеңә хаким булу, ямьсез сүзләр вә начар эш-гамәлләрдән үзеңне тыя, үз холкыңны йөгәнли белүдер.

—Кеше тормышында еш кабатлана торган нин­ди авыр хәлләр була?

—Якыннарның үлеме, юл фаҗигасе, янгын чыгу, суга бату, авырлык күрү һ.б.

—Ә шатлыклы вакытларда сабыр итү кирәкме?

—Әлбәттә, андый чакларда сабыр итә белү бик мөһим. Тик Аллаһыбызның биргәненә шөкрана кылырга гына онытырга ярамый. Шат-сөенечле вакытта биргән садаканың әҗере(савабы) кайгылы вакытта биргәнгә караганда 100 мәртәбә артыграк.

—Ә шөкрана кылуны ничек аңлыйсыз?

—Аллаһыбыз биргәненә риза булу, нәфескә чик куя белү.



Үзбәя

2 нче бирем

—Бакара сүрәсенең 152 нче аятендә Раббыбыз болай ди:«Нигьмәтләремә шөкер итүдән баш тар­тып, көферлек кылмагыз». Моны ничек аңлый­сыз?

—Көфер—гарәпләрдә дингә ышанмаучы, Алла­ны бер дип танымаучы, мөселман динендә булмаган кеше. Коръәндә бу сүз «Алла биргән яхшылыкның кадерен белмәүче» дип аңлатыла. Нәрсәнең дә бул­са артыгын алып, аны әрәм-шәрәм итеп бетерү.

—Үз тормышыгыздан берәр мисал китерегез.

—Өстәлгә азыкны чамадан тыш мул куябыз.Мәҗлесләрдә арттырып та җибәрәбез. Терлекләрне аша канда да азыкны (печән, салам) чамасыз куллана­быз. Нәтиҗәдә, маллар аны таптап кына бетерә һ.б.

Үзбәя.

3 нче бирем.

—Пәйгамбәребезнең шундый хәдисе бар:«Хакый-кать каршысында авызын япкан кеше—юньсез шай­тандыр».

Моны ничек аңлыйсыз? Мисаллар белән ныгы­тыгыз.

—Әгәр берәр кеше күрәләтә ялганлый икән, мон­дый очракта түзеп торуның кирәге юк. Яисә карак икенче берәүнең малын урлый һәм син аның шаһи­ты булганда авыз йомып калу зур гөнаһ булып исәп­ләнер һ.б.



Үзбәя.

4 нче бирем.

—Коръәндә Аллаһыбыз боера: «һәрхәлдә сезне бераз куркытып, ачлыкта тотып, малларыгызны азай­тып, нигъмәтегезне киметеп, якыннарыгызның җа­нын алып сыныйбыз. Түзем булганнардан (Аплаһы ның әҗере була, дип) сөенче ал»(Бәкара сүрәсе, 15 нче аять).

Бер сүз белән Аллабыз юлында торган бурычны ничек дип атыйбыз?

—Имтихан, сынау.

—Бу имтиханның шарты нәрсә?

—Сабырлык.



Үзбәя.

5 нче бирем.

—Дин тотмаган, бәла-казаларга, тормышның төрле авырлыкларына түзә алмаган кеше ни эшли?

—Берәүләр эчкечегә, наркоманга әверелә, икен­челәр үз-үзенә кул сала, өченчеләр җинаятьчегә әйләнә һәм зинданга эләгә, дүртенчесе төрле авы­руларга дучар була һ.б.

— Димәк, сабырсызлык —бәла-каза чыганагы.

—Түбәндәге хәдистән сез үзегезгә нинди сабак алыр идегез:«Мин колларымнан берсенең гәүдәсенә, малына яисә баласына зарар иткәндә, колым ул бә­лане сабырлык белән кабул итсә, мин ул колым өчен мизан корып, гамәл дәфтәрен ачудан, ягъни кыямәт көнендә җавап алудан азат итәрмен».

Үзбәя.

6 нчы бирем.

—һәр кеше Аллага нинди гыйбадәтләр кыла?

—Биш вакыт намаз укый, ураза тота, бай кеше­ләр ел малының һәм кеременең кырыктан бер өле­шен зәкят итеп ярлыларга, мохтаҗларга бирә, хаҗ кыла. Бу гыйбадәтләрне кылу нәрсә таләп итә?

—Сабырлык.

—Рамазан ае—ураза ае. Димәк, аны икенче төрле ничек атап була?

—Сабырлык ае, дип.



Үзбәя.

7 нче бирем.

Иң күркәм кеше дип без кемне атыйбыз? —Сабыр итеп, үз ачуын җиңгән, кызып китү га­дәтен бетергән, яхшы холыклы кеше иң күркәм кеше була.

—Кайсы очракларда кеше үзе белән көрәшә? —Холык-фигыленең камил булмавын аңлаганда, начар сыйфатлары булуын белгәндә, гөнаһ кылга­нын сизгәч.

—Ачуын җиңә алмаган кеше нинди була? * —Ихтыярсыз, аумакай, куркак, ялагай һ.б.



Үзбәя.

8 нче бирем.

Түбәндәге хәлләрдә ни эшләр идең?



  • Синең сеңлеңнең күңелгә ятмаган бер начар га­дәте бар һәм ул аңардан баш тартырга уйламый.

  • Әти-әниең белән сез ерак сәфәргә чыктыгыз. Бик эссе, юл йөрү сине бик арытты.

  • Син иптәшең белән кемнең эте акыллырак дип бәхәсләштең.

  • Сабакташларың рөхсәтсез-нисез синең пеналдан карандашларыңны алалар.

  • Син танышкан кыз гадәти булмаган акцент бе­лән сөйләшә.

Җаваплар.

Үзбәя.

9 нчы бирем.

—Үзендә сабырлык сыйфаты тәрбияләү өчен нәр­сәләр эшләргә кирәк?

а) Берегезнең ачуы килсә, дәшми торсын (хәдистән);

б) берегезнең басып торган хәлендә ачуы чыкса, утырсын—ачуы чыгып бетсен, юк икән—ятып торсын (хәдистән);

в) тыныч кына көтә белергә;

г) үзгәртеп булмый торган эшкә яки хәлгә юмор белән карарга;

д) кешеләрнең җитешсезлекләрен, кимчелеклә­рен һәм хаталарын тыныч кына үткәреп җибәрә белергә;

е) Аллаһыбызга таянырга.



III. Дәресне йомгаклау, укучыларның эчке кичерешләре белән танышу. Бүгенге дәрестә нәрсә ту­рында сөйләштек? Үзеңә дәрестән нинди сабак ал­дың?

Дәрес өчен узбәя.

IV. Өйгә эш.

Пәйгамбәребезнең шундый хәдисе бар:«Кайгы килгәннең иң әүвәл вакытында сабыр итү хакый­кый сабырлык була»,—дигән ул. Ни өчен? Гаилә әгъзаларыгыз белән бергәләп җавап әзерләгез.

Ачу – агу, йотсаң – дару!”
Максат: ачуның кешеләрне дошманлаштыруда бер чара икәнлеген исбат итү

Дәрес барышы

I. Уку мәсьәләсен кую.

Коръән шәриф дошманнарга ачу сакламаска, аларны дус итәргә өнди. Бер мөселман кешесе шул хакта мулладан болай дип сораган:

—Хәзрәт, тормыш өчен моның нинди файдасы булырга мөмкин икән?

—Башыңны эшләтеп кара: әгәр дә син ачуыңны китерүчеләрнең һәммәсен дә дошман күрә башла­саң, тирә-юнең дошман белән тулыр, алардан ты­ның буылыр. Әгәр дә син аларны гафу итсәң, алар сине дус күрә башларлар. Шулай итеп дошманна­рың бетәр, дусларың күбәер.



Төркемнәрдә тикшерегез

—Дошманнарны ничек дус итеп була

—Аларга ачу сакламаска.

—Дошманнар санын ничек арттырып була?

—Ачуың килгән саен һәр кеше белән әреплә­шеп, кычкырышып, талашып йөрсәң, дошманна­рың артыр.

— Димәк, бүгенге дәрестә сүз нәрсә турында барачак?

—Ачу сакламау турында.

Үзбәя.

II. Уку мәсьәләсен чишү.

Төркемнәрдә тикшерегез

1 нче бирем.

—Нәрсә ул ачу?

—Бик тирән, көчле нәфрәтләнү хисе, бик нык ярсу тойгысы. Ризасызлык, үпкәләү хисе, эчтәге үпкә. —Бераз еласаң, эчләрең бушар, ачуың басылыр. Теге вакыттагы ачуы басылмаган иде әле. Беткә ачу итеп тунны якмыйлар. Мәкаль.

—«Ачулану» дигән сүзне ничек аңлыйсыз?

— Берәр кешегә яки нәрсәгә дә булса ачу килү,кызып китү, үпкәләү, әрләү, орышу.— Печәнче­ләргә нидер булган, алар башларын да күтәрмичә, ярсып, хәтта ачуланып эшлиләр. Г.Бәширов.

Үзбәя.

2 нче бирем.

Түбәндәге хәдисләрнең эчтәлеген ачып бирегез: а) Ачуланма! Ягъни, әй син, дөнья-ахирәт бәхе­тенә ирешергә омтылучы! Әгәр синең холык-таби-гатеңдә явыз көчләр баш күтәрсә, нәфесең телә­генә иярә күрмә. Югыйсә алар синең белән идарә итеп, синеАлла тыйганнарны эшләргә мәҗбүр итәр-

ләр. Юк, син аларга каршы көрәшергә тиеш. Син үзеңне Аллаһыбыздан куркучы мөэмин сыйфатла­ры белән сыйфатларга тиеш. Алар турында Алла Коръән Кәримдә болай ди:«Раббыгызның ярлыка­вына һәм җир-күкләрне сыйдырган җәннәткә ке­рергә ашыгыгыз. Ул җәннәт—Аллаһыдан куркучы­ларга әзерләп куелган урын. Аллаһыдан куркучы­лар җиңеллектә дә, авырлыкта да үзләренең малла­рыннан Алла юлына сарыф итәләр. Үзләренең ачу ларын басып йөриләр һәм кешеләрне гафу итәләр? Аллаһы Тәгалә игелек кылучыларны сөя».

—Үз нәфесеңә һичкайчан ирек бирергә ярамый, югыйсә ул сине Алла юлыннан читкә алып китәр. Үзенең ачуын басарга өйрәнгән кеше, Алланың ачу­ыннан да сакланырга өйрәнә. Ул Алланың ачуын китерә торган бер генә эш тә эшләми, хәтта андый эшләргә якын да бармый.

б) Рәсүлебезгә (аңа Алланың рәхмәте булсын!)бер кеше килеп: «Миңа бер киңәш бир»,—ди. Рәсү­лебез аңа:«Ачуланма»,—дип киңәш бирә.Теге кеше кайтарып-кайтарып тагын киңәш сораса да, Рәсүлебез аңа «ачуланма» дип кабатлаган.

Ни өчен Рәсүлебез бер үк сүзне кабатлаган?

—Башта теге кеше «Ачуланма» сүзенең мәгънә­сенә төшенмәгән булса кирәк, шуңа күрә ул аны берничә тапкыр сораган. Күрәсең, ул бу сүзне җи­ңелгә санап, аның мәгънәсен күрмәгән. Соңрак ул аңлаган: ачу бөтен яманлыкны үзенә туплый икән.

в) Әгәр сезнең берәрегез ачуланган вакытта басып торган булса, утырсын; утыргач та ачуы басылмаса, ятып торсын.

—Басып торучы кеше ачуын күбрәк чыгара бул­са кирәк.

г) Әгәр берәрегез ачуланса, тик торсын.


—Тик торса, ачуы басыла төшәр. Ачуы килгән

кеше, үзен тыя алмыйча, әллә нәрсәләр әйтеп таш­лавы мөмкин. Шунлыктан соңыннан үкенгәнче, тик тору әйбәтрәк. Әгәр андый кеше тыелып, үзен кулга алса, сабырлык дигән нәрсәгә юлыга, сабырлык аңа гөнаһтан котылырга ярдәм итә.

д) Бил көрәшендә һәркемне җиңә торган кеше батыр түгел, ачу килгәндә үзен-үзе җиңүче кеше—чын батыр.

—Кеше гомере буе үз-үзе белән көрәшеп яши. Үзен җиңгән, кирәк вакытта тыелып кала алган кеше генә башкаларның ихтирамына лаек була ала һәм аны батыр дип бик дөрес атыйлар.



Үзбәя.

3 нче бирем.

—Ачуның кешеләргә тагын нинди зыяны бар?

—Ачулану—холыксыз бәндәләргә хас сыйфат. Юк-барга ачулану кешеләрнең иң башлап сәламәтлегенә зыян китерә: ачудан кешенең йөзе үзгәрә, кур­кыныч кыяфәткә керә, күзе кызара, каны кыза, муен тамырлары кабара, куллары калтырый, сөйлә­менең тәртибе бетә, авызыннан һәртөрле яман сүзләр чыга. Андый кешенең кан басымы күтәрелеп, йөрә­ге авырта башлый. Ул үзенең шундый халәте белән тирә-ягындагыларның кәефен кыра, эшкә сәләтен бетерә. Ахыр чиктә кешеләр дошманлаша, бер-берсенә ачу саклап, ничек тә үч алу теләге белән йөри башлый. Мондый теләк кайвакыт ике як өчен дә фаҗига белән тәмамланырга мөмкин. Андый хәл­ләр еш булмаса да, тормышта очрап тора.

Үзбәя.

4 нче бирем.

—«Ачу» сүзе белән бәйләнешле нинди мәкаль, әйтемнәр беләсез?

—Ачу алдан йөри, акыл арттан йөри. Ачу ачу -китерер, ачу шайтан китерер. Ачулы кешегә песи койрык күтәреп йөрсә дә ярамый. Аюны җиңгән— ярты ир, ачуын җиңгән бөтен ир. Ачу—агу, йот­саң—дару.

Үзбәя.

5 нче бирем.

—кешене ачуланырга нәрсә мәҗбүр итә һәм ачу­ны булдырмаска мөмкинме?

— Аның сәбәпләре төрле һәм күп: начар холык, үзен башкалардан өстен санау, кеше фикере белән исәпләшмәү, тәкәбберлек, башкалардан көлү, мәс­хәрә кылу, һәртөрле тарткалашулар, үзенә кагыл­маган эшкә тыкшыну,шулай ук артык байлыкка, дәрәҗәгә омтылу, сабырлык тәрбияләнмәү.

Ачудан котылуның юллары күп. Ачу безнең хис­ләр белән бәйле. Иң мөһиме—ачулы вакытта акыл­ны өстен чыгарырга кирәк. Мәкальдә әйтелгәнчә, акылсыз җиңдем дияр, акыллы юл куйдым дияр.

Бервакыт Рәсүлебез алдында ике кеше тарткала­ша башлый. Берсенең хәтта йөзе кызарып чыга. Шунда пәйгамбәребез аны күреп әйтә:«Әгәр син: «Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим» (шайтан­нан Аллага сыенам) дигән сүзләрне әйтсәң, әлбәттә, тынычланыр идең».

Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: «Әгәр сине шайтан котыртса, син Аллаһы Тәгаләгә сыен. Ул һәрнәрсәне ишетүче һәм белүчедер».

Ачуны җиңү өчен моннан да акыллырак киңәш булмыйдыр.

Үзбәя.

III. Дәресне йомгаклау, укучыларның эчке киче­решләре белән танышу. Бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләштек? Нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

Дәрес өчен үзбәя.

IV. Өйгә эш.


  1. Дәреснең эчтәлеген өйдә сөйләп бир.

  1. Ачу тоту—тау йоту, дигән мәкальне ничек аңла­дыгыз? Җавап әзерләп килергә.

Кеше таштан каты, гөлдәй нәфис”



әхлак темасына тәрбия сәгате

Максат. Халкыбызның матурлык сөю­ен, үзенең рухи байлыгына хәзинә дип каравын, аны кадерләп саклавын, үстер­үен һәм буыннан-буынга тапшыра бару­ын һәм гүзәллек традицияләрен тудыру­ын аңлату, халкыбызның беренче көйче­се һәм беренче рәссамы белән таныш­тыру, матурлык хисләре тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.

Класс сәгатенең барышы

1. Класс сәгатен оештыру. Укучы­ларда уңай психологик халәт булдыру. Укучыларның фикерләрен хәзерлеккә туплау.

- Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?

2. Укытучы чыгышы:

Халкыбыз матурлык сөйгән, үзенең рухи байлыгына зур хәзинә дип караган, үстергән, аны кадерләп саклаган, гүзәллек традицияләре тудырган. Һәр табылган - ачылган әйбергә, күренешкә җисеменә туры китереп, яңадан – яңа сүзләр тапкан, безнең халык. Зирәк, җемелдәп торган мәгънәләр салып, һәр сүзнең кадерен белеп, урынында һәм килешле кулланып, чыңлап- җырлап торган туган телен тудырган. Ничек җитте шулай сөйләшкәнне яратмаган, матур, төгәл сөйләм таләп иткән, сөйләм этикетына, ягъни үз милләте арасында дөрес сөйләү кагыйдәләренә нигез салган. Әдәпле сөйләм кагыйдәләре сабый вакыттан үк үзләштерелә килгән:

-Үзеңә яхшылык иткән кешегә чын күңелдән рәхмәт әйт.

- Зурлар сүзенә урынсыз кысылу зур әдәпсезлек.

Өлкәннәрнең үз сөйләме, телгә сак­лыгы, сөйләү-сөйлөшү рәвеше, бала­ларга сөйләгән әкиятләре, көйләгән мөнәҗәтләре, китап сүзләре, гаҗәеп шигъри мәкаль һәм әйтемнәре, та­бышмаклары, җаена туры китереп кенә сөйләгән мәзәкләре - болар ба­рысы да яшьләр өчен туган телебез­дәге матурлык үрнәкләре.

Шуларга кешегә якынлыкны, кеше­не яратуны, өлкәннәрне зурлауны бел­дерүче сүзләрдән файдалану үзенчә­леген кушыйк: акыллым, чибәрем, гөлкәем, иркәм, канатым, сандугачым, җаным, үскәнем, дустым, туганкай, як­ташым, кордаш, туган, туган туташ, чибәр җиңги, ак бабай, ак түтәй...

Киләчәктә кияүгә чыгасы кыз бала­га бик иртө үз бирнәсен үзе хәзерләргә тиешлек анда яшьтән үк ихтыяр көчен генә түгел, аның нәфис­лек хисләрен дә үстергән, сабый ва­кытыннан алып буй үсеп җиткәнче матурлык белән аралашып яшәргә уңай шартлар тудырган.

Кабер ташларындагы бизәкләр, агачтан ясалган бизәкләр (тәрәзә бо­рыслары, өй-сарай түбәләре, кыеклары, ишек, капкалар, кәрнизләр, террасалар, мәчет-манаралар, сандык, өстәл-урын-дык, кош оялары), таш корылмалар, балчыктан, бакыр, алтын-көмештән, якут ташлардан ясалган әйберләр халкыбызның элек-электән камил эс­тетик зәвыклы һәм уңган икәнлегенә дәлил булып торалар.

Безнең халыкта йөрү хәрәкәтләре­нең матурлыгын, зифа буйларын, җиңел-җитез атлауларны ярату аның биюгә һәвәслегендә чагыла. Тәпи йөри башлау белән балаларны "Әпипә", "Бас әле, Өммегөлсем", "Бие-бие, Хәйбулла" көйләренә биетә башлыйлар, тыпырдап торган нәни аякларны күккә чөеп мактыйлар.

- Ә хәзер халкыбызның беренче ком­позиторы һәм рәссамы белән танышыйк.

Солтан Габөши (1891-1942), халкыбызның профессиональ композиторы-мулла баласы. Әтисе Хәсәнгата мулла матур тавышлы, му­зыкага һәвәс кеше була. Ул курайда, соңрак фортепианода оста уйнаган, бу шөгылен балаларына өйрәткән. Авырып киткәч, табиблар аңа, күңе­лен тынычландыру өчен, музыка тың­ларга, музыка белән шөгыльләнергә тәкъдим итәләр. Мөфти Солтановның улы Арслангали Хәсәнгата муллага немец гармуны бүләк итә һәм бүләк иясе аны бик тиз үзләштерә. (Гобәйдуллин X., "Кичке азан"ны кем язган? "Идел", 1989, №5, 37-38 бб.)

Шакирҗан Таһири (1858-1918) -татарлардан беренче рәсем мөгаллиме, туган авылы Ачасырда (Зеленодол районы) башлангыч белем алгач, "Мөрҗани" мәдрәсәсендә укый, Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, дөреслекләр, "Рәсемле әлифба" төзи. Шул ук вакытта Казан реаль училищесы рәссамы Пашкове-кийдан дөресләр ала. 1883 нче елда, татарлардан беренче буларак, Пе­тербургтагы император художество академиясенә имтиханнар тапшыра, дипломлы рәссам булуга ирешә. Та­лантын балалар өчен берсеннән-бер-се камил рәсемле әлифбалар төзүгә буйсындыра.

Укытучы. Татар халкы-гаять шигъри, музыкаль, рәссам, табигать матур­лыкларына, чынбарлыктагы хәл-әхвәлләргә, моң-авазларга карата га­җәеп сизгер халык. Без - үзенең мөстәкыйль дәүләте булган, бай та­рихлы һәм мәдәниятле халык. Бабала-рыбызның нинди уен коралларында уйнавы әнә борынгы легендаларда, риваятьләрдә һәм дастаннарда чагы­ла. Болар: курай, гөслә, скрипка, ку­быз, саз, төрле гармуннар (укучылар­га болар күрсәтелә).

Бүгенге класс сәгатебез "Кеше таштан каты, гөлдәй нәфис"дип атала.

- Нәрсә соң ул шәфкать?
Шәфкатьле булу нәрсәне аңлата?


  • Кызгану, аяу хисе, мөрхәмө Яхшы, киң күңеллелек, игелекле бул

  • Шәфкатьлелек хисе нөрсөлөрл һәм кайларда чагыла?

  • Кешеләрнең бер-берсенө, табк гатькө, хайваннарга карата менәсе бетендә.

-Үзеңдә шәфкатьлелек сыйфатлар! булдыру буенча нәрсәләр эшлөрг кирәк?

Укучылар, үзара фикерләшеп, түбөндөге нәтиҗәгә киләләр:



  1. Кешеләргә игътибарлы булу.

  1. Кешедә, барыннан да элек, уңа( якларны таба белү.

  2. Әдәби әсәрләрдән, фольклордан яхшы күңелле персонажларны табе белү.

  3. Табигатькә, хайваннарга карата мәрхәмәтле булу.

Укытучы: Өй эше тәкъдим итәм:

  1. Сезнең нәселдә иң шәфкатьле кешеләр кемнәр алар? (кызлар әзерли)

  2. Яшәү барышында шөфкатьсез-леккө юл куймас өчен нишләргә кирәк? (егетләр әзерли)

Йомгаклау. Нурия Измайлованың "Кеше турында кешегә" дигән шигы­рен укып китәм. (шигырь укый)

Ямьсез күреп, ямьсез дия күрмә,

Һәр чәчәкнең аның төсе бар.

Сөйкемсез сөяк буламы?

Һәркемнең өнисе бар.

Бәләкәй күреп, бәләкәй дия күрмә,

Һәр җимешнең аның төше бар.

Бер бәләкәй генә кешегә дә

Берәүләрнең таудай хисе бар.

Мәрхәмәтле бул балама, диеп

Дога укып торган кеше бар,

Рәнҗетә күрмә кешене

Кешенең өнисе бар,

Һәркемнең әнисе бар.



(Ахырдан Салават Фәтхетдинов баш­каруында "Гүзәллекне күр әле" җыры

«ТАТУ ТУГАННАР» ТЕМАСЫНА КЛАССТАН ТЫШ ТӘРБИЯ МИНУТЫ

Максат: туганнарны хөрмәт итү, яра­ту, һәрвакыт ярдәм итү, кайгыртучан-лык, туганлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: магнитофон язмасы, мәкальләр, хәдисләр, әкият.

Тәрбия минутының барышы:

1. Магнитофон язмасыннан «Туган­нарның кадерен беп»(Рамил Чурагул) сүзләре җырын тыңлау.

- Шагыйрьнең җырга әверелгән бу сүзләрендә никадәр хаклык, дөрес­лек! Шушындый тату, бердәм булып, ярдәмләшеп яши торган туганнар Ташкичү авылында да бик күп. (Укучы­лар үз туганнары турында мисаллар китереп сөйлиләр).

Халкыбыз юкка гына менә мондый мәкальләр, әйтемнәр чыгармаган бит:

Туган бар җирдә ярдәм бар.

Тату туганнар таштан койма корган­нар.

Ике туган арасына ят кермәс.

Туган туган белән табышыр, ятка бәла ябышыр.

Туганы барның сагы бар, баласы барның яме бар.

Туганнар татулыгы байлыктан артык.

Җан тартмаса кан тарта.

Җиде авылда җиде кардәшең булсын.

Ике туган бергә килсә, сандугачтай сайрарлар

- Укучылар, сез хәзер "Тату туган­нар" исемле әкият белән танышырсыз.

Борын-борын заманда бер патша­лыкта абыйлы-энеле ике туган яшәгән. Өйләре арасында зур биек тау торса да, бик дус, тату булганнар, берберләренә ярдәм иткәннәр.

Бервакыт көз көне ике туган иген җыеп алган да, тип-тигез итеп бүлгән. Шул төнне өлкәне уйлап ята икән.

- Без ашлыкны урталай бүлдек. Бо-лай гадел булмады. Энем яңа гына аерым яши башлады.

Миңа караганда аңа күбрәк тиеш. Өлкән туган торган да энесенә бер капчык ашлык илтеп куйган. Бу вакыт­та туганнарның кечесе дә шулай уй­лап ята икән.

-Юк, без уңышны дөрес бүлмәдек. Абыйның гаиләсе зур. Аннан соң ул миннән өлкәнрәктә. Миңа караганда аңа күбрәк тиеш. Таң алдыннан сиз­дермичә генә энесе абыйсына бер капчык ашлык илтеп куйган.

Иртән абыйсы да, энесе дә үзенең

амбарларын кереп караган. Бу ни хәл? Төнлә һәркайсы туганына илткән, ә икмәк кимемәгән. Капчыкларын кат-кат санаганнар-барысы да урынында. Менә могҗиза!

Төн җиткән, ике туган, аркаларына капчыкларын салып, тагын юлга чык­каннар. Тау өстендә тулган ай балкып торган. Карт нарат төбендә ике туган очрашкан. Абысы сораган:

-Ә-ә, бу син икән, болай бик соң кая барасың?-дигөн.

-Ә-ә, бу Сез икән, Сез кая барасыз?-дигөн энесе.

Ике туган уйланып калган, һәм эшнең нәрсәдә икәнен аңлаган. Бу хәлдән соң бер-берсен тагы да ныг­рак ярата башлаган. (Корея халык әки­яте)

"Мең дә бер Хәдис" китабыннан түбәндәге Хәдисләр белән танышыйк әле.

"Нәсел -нәсәбегезне белегез, кар­дәшләрегезгә барыгыз, чөнки бергә яшәсәгез дә, өзелгән туганлыкта якынлык юк, еракта торсагыз да, йөрешкән туганлыкта ераклык юк".

"Туганнар белән элемтә-күркөм хо­лыклылык".



Бу хәдисләрне гомер буена да истән чыгарырга ярамый. Сез дә уку­чылар, уз туганнарыгызның кадерен белеп, бергә-бергө ярдәмләшеп го­мер итегез.

Өй эше итеп шәҗәрә ясарга бирелә.
с. 1

скачать файл